Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уңганлыкларын күрсәттеләр

Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында иң уңган хуҗабикәне сайладылар. 15 хатын-кыз төрле бәйгеләрдә көч сынашты, физик эштә дә, җыр-биюдә дә сынатмады. Шуңа күрә жюри әгъзаларына иң-иңен сайлау авыр булды.

Авыл өе күренешен чагылдырган алачыкны төзеп бизәү – биремнәрнең берсе булды. Хуҗабикәләр тырышты: алачык эчендә милли бизәкләр белән чигелгән мендәрләр, челтәрләр, сый-нигъмәт белән тулы өстәл. Тышта – коймада мунча себеркеләре, «мал-туар». Бәйгечеләр кунакларны көткән арада тәмледән-тәмле ризык әзерләделәр.
Тәнвирә Зиятдинова Югары Чаллы авылы данын яклый. Иртүк торып, камыр куеп, бәйрәмгә киләчәк кунакларга коймак пешерде. Бу – аның иң яраткан ризыгы икән.
– Кунакларым авыз итеп, канәгать калсыннар иде, дип телим. Бәйгегә атна буе әзерләндем. Дулкынланам, билгеле. Җанатарлар итеп балаларымны, иптәшләремне чакырдым, – ди Тәнвирә апа. 
Иске Чишмәдән килгән Һиндия Иванова шурпа пешереп маташа. Үзе әйтүенчә, аңа сарык ите салырга кирәк. Әмма күңелеңне биреп әзерләсәң генә тәмле булачак. Ивановларның хуҗалыгы зур: алар сыерлар, үгезләр, тавык тоталар. Бакчалары да бар. 
– Авыр чаклар була. Әмма авылны яратам. Анда һавасы да чиста. Тырышып эшләсәң, җитешле яшәп була, – дип елмая Һиндия апа. 
Прости авылында яшәүче Мария Ступенькова сигез бала үстерә, шуларның алтысы – уллыкка һәм кызлыкка алынган. Иң өлкәненә – 19, иң кечесенә – дүрт яшь. Хуҗабикә әйтүенчә, аңа көн саен җиде литр аш һәм 100 гә якын коймак пешерергә туры килә. Бәйгегә ул төрле халык ашлары әзерләгән. 
– Балаларым арасында чуваш, украин, чегән, татар, рус милләтеннән булганнары бар. Шуңа күрә төрле милләт ашларын пешерә беләбез, – ди Мария Ступенькова.
«Авылым хуҗабикәсе» бәйгесе җиденче мәртәбә уздырыла. Аны оештыручысы – Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина. Шушы көннәрдә аңа «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылган. Быел әлеге бәйге РФ Президенты грантлары фонды ярдәме белән үткәрелде. Тагын бер яңалык: чарада яшь кызлар – булачак хуҗабикәләр дә катнашты. Сүз уңаеннан, бәя бирүчеләр арасында дәрәҗәле кунак  – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры, «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева да булды. 
Бәйгечеләр җеп эрләүдә ярышты. Җеп нечкә булырга, орчыкка пөхтә уралып барырга тиеш. Мунча себеркесен дә бәйләделәр. Эше авыр булмаса да, җитезлек бик кирәк шул! Бакча уңышын саклап калыйм дисәң, карачкы ясарга кирәк. Хуҗабикәләр аны да ясадылар. Самавыр кайнату, суган үрү, көянтә-чиләк белән узышу... Минемчә, сынауларның иң авыры – утын кисү иде. Әмма «авыл хатыны ат кебек эшләргә тиеш» дигән фикер әле дә яшәп килә, күрәсең. Хатын-кызлар ирләр ярдәме белән утын кисте, аннары аны балта белән ярды һәм өйде. Афәрин! Хуҗабикәләр үзләрен сәхнәдә дә күрсәтә алдылар: җырлап-биеп тамашачы күңелен күрделәр. Җанатарлар исә көч-куәт биреп торды. 
Бәйге кичке сәгать бишкә кадәр дәвам итте. Һәр катнашучы яхшы әзерләнгән, булдыклылыгын, уңганлыгын күрсәтә алды. Шуңа күрә дә жюри әгъзаларына җиңүчене сайлау авыр булды. Нәтиҗәдә, беренчелеккә Шәңгәлче авыл җирлегеннән Гөлсинә Шәйхетдинова һәм Трудовой бистәсендә яшәүче Татьяна Кузнецова лаек булдылар. Зилә Вәлиева исә үз бүләген – ноутбукны Түбән Уратма авылы хуҗабикәсе Дамира Кәлимуллинага тапшырды.  Бер бәйгечене дә үпкәләтмәделәр, барысына да электр ит тарткычы  бүләк иттеләр.
Руслан Хәйруллин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев