Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Туган тел

«И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле»- Бөек Тукай мактап язган, Рәхмәт аңа билгеле.

Туган җирдә яшәсәк тә, 
Җыелышлар 
               гел чит телдә.
Бик сирәк була 
                       чыгышлар
Безнең татар телендә.

Кайдан булсын
               хөрмәт телгә,
Хуҗалар сөйләмәгәч.
Сессияләрне ачканда да,
Өч сүз татарча әйткәч.

Рәхмәт Рәзил, 
                    Туфаннарга,
Татарча сөйләшәләр.
Шундый депутатлар
                            күбрәк
Булсын иде, иптәшләр.

Дәүләт теле булып кала
Татар теле кәгазьдә.
Яшь буын тел белмәячәк,
Шулай  барса әгәр дә.

И туган тел, 
                 и матур тел,
Яшәсәң иде һәрчак.
Тукай телен 
              без онытмыйк,
Күтәрик аны мактап!
Госман Вәлиев.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев