19 март 2018 яңалыклары
-
19 март 2018 - 08:13Күңелдәге хатирәләрне яңартып2018 елның 20 нче гыйнварында олуг аксакалыбыз Миңнегаян абый Ягъфәровка 87 яшь тулды. Миңнегаян абый белән аның хатыны Клара апаны күп кенә шәһәрдәшләребез эшләгән гамәлләре аркылы яхшы белә, әмма ләкин алар тормышының тулы биографиясен белүчеләр санаулы гына. Клара апа иртәдән бирле кухня краныннан тамган су тамчыларын саный: йөз, йөз дә...
-
19 март 2018 - 08:08Данил турнирына чакырабыз31 мартта «Шинник» спорт комплексында татар халкының атаклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме бишенче турнир узачак. Татарстанның спорт дөньясында зур урын тоткан бу бәйге быел ике юбилейның бергә туры килүе белән үзенчәлекле. Беренчедән, турнирның үткәрелә башлавына чирек гасыр була. Ә икенчедән, шушы елда Данил Галиевкә, әгәр исән булса, 70...
-
19 март 2018 - 08:01МИЛЛИ ХӘЯТТукай бүләгенә дәгъва кылучылар турында мәгълүмат тупланган. Быел Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер акционерлык җәмгыяте, танылган коллекционер Абдулла Дубин һәм Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы тәкъдим ителгәне мәгълүм. Аларның иҗаты белән Кол Гали исемендәге милли китапханәдә махсус әзерләнгән күргәзмәдә танышып була....
-
19 март 2018 - 07:54Яңа үзәк – зур мөмкинлекләрШәһәрдә яшьләр һәм балалар өчен яңадан-яңа үзәкләр төзелә тора. Бу аңлашыла да, чөнки, беренчедән, бала файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш, икенчедән, яраткан шөгыле аңа киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Шундый үзәкләрнең берсе - 24 нче лицей-интернат базасында төзелүче «Сraft it» яшьләр инновацион иҗаты үзәге. Соңгы вакытта мондый үзәкләр Россиянең күп...
-
19 март 2018 - 07:42Борчыган сорауларын җиткерделәрКама Аланында «хакимият белән очрашу» узды. Халык белән ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов аралашты. Очрашуда шулай ук депутатлар, поселок предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау идарәләре хезмәткәрләре, хокук саклау вәкилләре һ.б. катнашты. Кама...
-
19 март 2018 - 07:35Шигъри тәлгәшләрЯшьлек кайтыр төсле Яз хәбәре булып, тамчы тама, Һәр тамчыда - яшәү сулышы. Тамчыларны җыеп учларыма, Тоям язның сихри җылысын. Эри карлар, китә ташу-сулар, Тиздән кайтыр безгә тургайлар. Яз сулышы тоеп хозурланам, Яшеллеккә төренә тугайлар. Матурлыкка сафлана җир өсте, Яшәртә күңелне яз яме. Тугайларга кайткан кошлар белән Яшьлек кайтыр төсле...
-
19 март 2018 - 07:20Күңелендә иҗат дәрте«Әдәби иҗат белән кайчаннан шөгыльләнәсең», - дигән сорауга, гадәттә, шагыйрьләр, язучылар: «И-и, мәктәп елларыннан ук язам инде», - дип җавап бирәләр. Ә менә Мирзанур Шәйморзин беренче шигырьләрен әле дистә еллап элек кенә иҗат иткән. Баштарак үзе һәм якыннары өчен генә язса, соңыннан шигырьләре күпләрнең күңелен җәлеп иткәнен аңлап, күңелендәге шигъри...
-
19 март 2018 - 07:06Әлфирә апаны сагынып искә алабыз33 нче мәктәптә язучы Әлфирә Фәтхетдинованың якты истәлегенә багышланган «Җаным күбәләк булыр» дигән әдәби кичә булып узды. Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган кичәнең мәктәптә уздырылуы юкка түгел, Әлфирә ханым үзе дә күп еллар укытучы булып эшләгән. Шуңа да педагог-язучының шигырьләрен мәктәп укучылары гына түгел, укытучылар да бик яратып...
-
19 март 2018 - 06:56Шигырьнең көче зурУфада «Башкортостан кызы» журналының 50 еллык юбилеена багышланган «Наз да, яз да, ут та без үзебез!» дип исемләнгән кичәдә Түбән Камадан шагыйрә Рәмзия Вәлиева да кунак булып кайтты. - «Конгресс-холл» күңел ачу үзәгенең ишегеннән керүгә үк, борынгы башкорт киемнәре, башкорт халык ашлары, аллы-гөлле челтәрле алъяпкычлар һәм башкорт милли киемендәге курчак...
-
19 март 2018 - 06:44Түбәнкамалылар ил язмышына битараф түгел18 мартта Россия Президенты сайлау көне булды. Кыш буенча иркенләп яумаган кар бер төн эчендә дөньяны күмеп китте. Ул көне буе ява-ява юлларны күмде, йомшак ак ябалаклар очудан туктарга теләмәде. Әмма шуңа да карамастан, түбәнкамалылар иртән үк сайлау участокларына ашыктылар. Һәр тавыш кыйммәтле Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә урнашкан 2252нче номерлы...
-
19 март 2018 - 06:00Кияүгә чыгып кердемСафия, хәтерлисеңме, җәмгысе ничә тапкыр кияүдә булдың? Төгәл белмисеңме? Ярар, әйтәсең килмәсә - әйтмә, аларның ничә булганын кайчагында үзем дә онытам. Әле ярый, беркөнне күрше хатыны «өченче иреңне урамда күрдем» дип, исемә төшерде. «Кит, юкны сөйләмә, мин шул хәтле кияүдә булмадым» дип, каршы төштем. «Дөрес, ЗАГС аша, закунныйлары өчәү генә,...
-
19 март 2018 - 05:45Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләре билгелеФото: Ильнар Тухбатов Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. (Казан, 19 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының...
-
19 март 2018 - 05:43Әни нигә моӊая?Әни күӊеле моӊая, Саксыз сүз әйтү җитә. Күӊелләре - пыяла, Ялгыш тисәӊ - уала. Яшьлек сурәтенә карап, Әни никтер моӊая, Пышылдый үзалдына: «Яшьлегем калды кая?» Ул хәзер дә яп-яшь әле, Чибәр, зифа һәм чая. Шул сурәтен күрде исә, Әни никтер моӊая. Дөньяга мин килеп, үскәч, Яшьлек узмаган зая. Чәчләренә чал...
-
19 март 2018 - 05:36Йорт хуҗасы – Бичураның каргышыБорын-борын заманда яшәгән, ди, Бичура. Ул хатын-кыз эшләрен эшләргә яраткан. Төнлә ул аш бүлмәсен, савыт-сабаларны ялтыратып юган. Йорт җиһазлары кибеттән алган кебек ялтырап, көлеп торган. Яхшылыкка тиз өйрәнәсең шул: күрше әби йоклаган булып, һәрвакыт Бичураның эшләгәнен рәхәтләнеп күзәтеп ята торган булган. Өй эшләрен тәмамлагач, Бичура әбинең мич каршысында яткан зур...
-
19 март 2018 - 05:32Очрашу истә калды«Туган тел» декадасы кысаларында, февраль аенда безнең мәктәптә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашу үтте. Очрашуга шагыйрәләр Рәмзия Вәлиева һәм Нәфисә Баязитова килгән иде. Мәктәбебез укучылары аларның шигырьләрен укыдылар, ә кунак апалар безгә иҗат итү серен ачтылар, шигырь язу турында сөйләделәр. Рәмзия апа безгә туган телне белүебез өчен рәхмәт...