Туган як

Кияүгә чыгып кердем

Сафия, хәтерлисеңме, җәмгысе ничә тапкыр кияүдә булдың? Төгәл белмисеңме? Ярар, әйтәсең килмәсә - әйтмә, аларның ничә булганын кайчагында үзем дә онытам. Әле ярый, беркөнне күрше хатыны «өченче иреңне урамда күрдем» дип, исемә төшерде. «Кит, юкны сөйләмә, мин шул хәтле кияүдә булмадым» дип, каршы төштем. «Дөрес, ЗАГС аша, закунныйлары өчәү генә,...

Сафия, хәтерлисеңме, җәмгысе ничә тапкыр кияүдә булдың? Төгәл белмисеңме? Ярар, әйтәсең килмәсә - әйтмә, аларның ничә булганын кайчагында үзем дә онытам. Әле ярый, беркөнне күрше хатыны «өченче иреңне урамда күрдем» дип, исемә төшерде. «Кит, юкны сөйләмә, мин шул хәтле кияүдә булмадым» дип, каршы төштем. «Дөрес, ЗАГС аша, закунныйлары өчәү генә, әле гражданскийлары ничә булгандыр, аларны кая куясың» дип, күрше хатыны авызымны бик тиз томалады. Сафия, аларның чибәрлекләренә кызыгып чыкмадым, юньлесе очрамас микән дип кенә шулкадәр булды бу.
Иң беренче ирем, беренче булганга,бик нык истә калган. Анысы ниндидер складта утырды һәм һәрчак вакыт җитми дип зарланды. Соңыннан гына белдем, көне-төне урлаган, шуңа вакыты җитмәгән. Үзе утыра, өйдә берни юк, кая соң моның урлаганы дип аптырап, таныш полиция кешесеннән барып сорадым. «Үзе кайткач әйтер, бик уйлап эшләгән, бар акчасы кеше кулында» диюдән артыгын әйтмәде. Ирем утыра, байлыгы кеше кулында - аптырап калмадым, яңадан чыктым.
Икенчесен дә онытып булмый. Өйдә сыңар кадак какмаса да, тегене эшлим, моны булдырам дип мактанырга яратты. Тел тегермәне шәп эшләде тегенең, мин тиле шуңа ышандым. Тиле димичә, ни диясең, янымда ирем була торып, кран ватылса - сантехник, диван аягы кәкрәйсә, мебель остасы чакырттым, стенага картина, түшәмгә люстра элү турында әйтеп тә тормыйм. Әле ярый хәзер безнең ише хатыннарга «Бер сәгатькә ир кирәк булса» хезмәте бар. Телефоннан шалтыратуым була, күз ачып йомганчы килеп җитәләр дә, бар эшеңне җиренә җиткереп эшләп китәләр. Шул чакны үзеннән-үзе ниемә хаҗәт миңа мондый ир дип әйтеп куйдым. «Күрше-күлән алдында ирең булып саналам, шуның белән горурлан», - дип, авызын ерган булды. Җавабын бик тиз таптым: «Ичмасам, аларны чакыртсаң, сәгать буена тиргә батып эшлиләр, синең бар эшләгән эшең бер минутлык кына», - дип, ишектән озатып җибәрдем.
Өченче ирем турында аерым сөйләргә кирәк. Анысы азып-тузып йөрмәде, мәктәптә тарих укытты. Пөхтәлеге сөйләп бетергесез иде, хәтта носки белән майкасына тикле үзе үтүкләде. Режим тотып, көненә өч мәртәбә ашады, табын артында утырганда, бу ризыкта китап буенча фәлән грамм ит һәм май булырга тиеш дип мине өйрәтте. Сабырлыгым тумыштан ук чамалы, бервакыт түзмәдем: «Патша турындагы әкиятләрең белән кредит түләп булмый, акчаң кая?» - дип сорадым. «Әйтергә онытканмын, мин әле тагын ике хатынга алимент түлим, шуңа сиңа җитми», - дигән җавап ишеткәч, эшне озакка сузмадым, ишеккә төртеп күрсәттем.
Сафия, әлегә ялгыз торам, рәхәт, җаным ни тели - шуны эшлим. Дөрес, соңгы вакытта минем тирәдә берәү бөтерелеп йөргән була, анысы белән нишлисе булыр, белмим. «Кәсебең нинди, нәрсә чутына яшисең», - дип сорагач: «Туйларда тамада булып йөрим, җырлыйм, биим», - дигән булды. Сафия, җаным, үзең уйлап кара, гомере буе туйда күңел ачып, җырлап йөргән кешедән нинди өмет көтәргә кирәк. Тик шулай да эшнең гаебе юк, акчаны төрлечә эшләп була, өстендә кыйбатлы костюм, өр яңа иномаркада йөри, байлыгы хәттин ашкан кешегә охшаган. Карап торышка чибәрлеге дә бар кебек, акчасы да җитәрлек, шуңа, Сафия, әллә тагын кияүгә чыгып керергәме?! Туйлар һәрчак булып тора, шуңа ул эшсез калыр дип куркасы юк. Ел артыннан ел үтә, чәчәктәй чагым узып бара, ни булса да булыр, кабат тәвәккәлләмичә булмас, ахыры. Нишләптер, куркыта башлады.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: