Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әлфирә апаны сагынып искә алабыз

33 нче мәктәптә язучы Әлфирә Фәтхетдинованың якты истәлегенә багышланган «Җаным күбәләк булыр» дигән әдәби кичә булып узды. Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган кичәнең мәктәптә уздырылуы юкка түгел, Әлфирә ханым үзе дә күп еллар укытучы булып эшләгән. Шуңа да педагог-язучының шигырьләрен мәктәп укучылары гына түгел, укытучылар да бик яратып...

33 нче мәктәптә язучы Әлфирә Фәтхетдинованың якты истәлегенә багышланган «Җаным күбәләк булыр» дигән әдәби кичә булып узды.
Кол Гали исемендәге китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган кичәнең мәктәптә уздырылуы юкка түгел, Әлфирә ханым үзе дә күп еллар укытучы булып эшләгән. Шуңа да педагог-язучының шигырьләрен мәктәп укучылары гына түгел, укытучылар да бик яратып сөйләделәр. Каләмдәш дуслары, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Рәфәт Шәйдуллин, Рәфыйк Әхмәди, Нурзия Мирхазовалар шагыйрә турында хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укучыларга тәкъдим иттеләр. Җыр-моң, бию белән үрелеп барган кичәнең сценарий авторы, китапханәче Әнисә ханым Дәүләтшина күргәзмәдә урнашкан һәрбер истәлек турында тәфсилләп сөйләде, язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
Фани дөньяда аз яшәсә дә (47 ел), башкарган эшләре күпләргә үрнәк булган мәрхүмәнең. Тормышта да, иҗатта да тыйнак ханым, җаваплы хезмәт башкаруы белән генә чикләнмәгән, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен дә җитәкләгән, татар иҗтимагый үзәге һәм «Җидегән чишмә» советлары әгъзасы да булган, гармунда да сыздырып уйнаган, гаиләсе дә һәрчак күз уңында булган. Үзе сыман шигъри җанлы ире Зәбир абый Гыймаев белән бергә балалар тәрбияләп үстергәннәр. Кыскасы, мәрхүм каләмдәшебез Әсгать Хәеркәев әйтмешли, «Җирдә якты йолдыз» булган...
Ә.Фәтхетдинованың көчле образлы, яңа поэтик бизәкләргә бай шигырьләренә композиторлар Илһам Хисмәтуллин, Шәүкәт Чуганаев, Фәһим Шәехов көйләр язганнар. Шәһәребез Түбән Камага багышланган «Яшьлек каласы» дигән җырының И.Хисмәтуллин репертуарыннан төшкәне юк. Шулай ук «Сыерчык бураннары» җырын да яратып тыңлыйбыз.
Исән булса, быел 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булыр идек. Кызганыч, арабызда үзе юк. Тик шулай да, ул һәрчак күңелебездә. Сагынып искә алырлык хатирәләре бар, кулга тотып укырлык «Җаным күбәләк булыр» дигән китабы, берсеннән-берсе матур, эчтәлекле шигырьләре, бүген дә актуальлеген җуймаган «Өмет» дигән тәрбияви хикәясе бар... Димәк, йөргән эзләре, башкарган хезмәтләре кешеләр күңеленә генә түгел, шәһәребез тарихына да уелып калган.
Нурзия МИРХАЗОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X