Туган як

Әни нигә моӊая?

Әни күӊеле моӊая, Саксыз сүз әйтү җитә. Күӊелләре - пыяла, Ялгыш тисәӊ - уала. Яшьлек сурәтенә карап, Әни никтер моӊая, Пышылдый үзалдына: «Яшьлегем калды кая?» Ул хәзер дә яп-яшь әле, Чибәр, зифа һәм чая. Шул сурәтен күрде исә, Әни никтер моӊая. Дөньяга мин килеп, үскәч, Яшьлек узмаган зая. Чәчләренә чал...

Әни күӊеле моӊая,
Саксыз сүз әйтү җитә.
Күӊелләре - пыяла,
Ялгыш тисәӊ - уала.
 
Яшьлек сурәтенә карап,
Әни никтер моӊая,
Пышылдый үзалдына:
«Яшьлегем калды кая?»
 
Ул хәзер дә яп-яшь әле,
Чибәр, зифа һәм чая.
Шул сурәтен күрде исә,
Әни никтер моӊая.
 
Дөньяга мин килеп,
үскәч,
Яшьлек узмаган зая.
Чәчләренә
чал кунган шул,
Бу гомер чаба кая?
Эльвина ФӘЙЗУЛЛИНА,
Ташлык авылы,7 нче сыйныф укучысы.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: