Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа үзәк – зур мөмкинлекләр

Шәһәрдә яшьләр һәм балалар өчен яңадан-яңа үзәкләр төзелә тора. Бу аңлашыла да, чөнки, беренчедән, бала файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш, икенчедән, яраткан шөгыле аңа киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Шундый үзәкләрнең берсе - 24 нче лицей-интернат базасында төзелүче «Сraft it» яшьләр инновацион иҗаты үзәге. Соңгы вакытта мондый үзәкләр Россиянең күп...

Шәһәрдә яшьләр һәм балалар өчен яңадан-яңа үзәкләр төзелә тора. Бу аңлашыла да, чөнки, беренчедән, бала файдалы эш белән шөгыльләнергә тиеш, икенчедән, яраткан шөгыле аңа киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Шундый үзәкләрнең берсе - 24 нче лицей-интернат базасында төзелүче «Сraft it» яшьләр инновацион иҗаты үзәге.
Соңгы вакытта мондый үзәкләр Россиянең күп кенә шәһәрләрендә ачыла башлады. Алар уку-тәҗрибә мәйданчыклары функциясен үти: 3D принтер, фрезер станогы, лазер ярдәмендә кисү станогы, кисүче плоттер, 3D сканер кебек югары технологияле җиһазлар яңа буын вәкилләрен кызыксындыра. Татарстанда 19 үзәк ачылган. Шуларның берсе Түбән Камада ачылды. Үзәкнең төп профильләре - робототехника, промышленность дизайны, мәгълүмат технологияләре, журналистика һәм чит телләр.
Биредә мәктәп укучылары һәм студентлар 3D-модельләштерүгә, инженер һөнәрләренә өйрәнә алачак. Күп-функцияле залда төрле чаралар узачак. Мәсәлән, инглиз, төрек, кытай телләрен өйрәнү дәресләре. Мондый дәресләр онлайн-режимда да үтәчәк, шулай ук әлеге милләт вәкилләрен чакыру да планлаштырыла.
«Сraft it» яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылу тантанасына, укучыларны һәм укытучыларын котлау өчен «Моношәһәрләр үсеше фонды» оешмасы генераль директоры Илья Кривогов һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев килделәр. Алар лицейның берничә сыйныфында булды, үзәктә шөгыльләнүче балалар эшләре белән танышты.
Илья Кривогов әйтүенчә, бу - бик тә кызыклы проект. Промышленность предприятиеләре булган шәһәрдә заман технологияләре һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Бу юнәлештә балалар белән алып барылган эш аларга бу шәһәрдә калу, уку, эшләү өчен мөмкинлекләр бирергә тиеш.
Руслан Исламов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев