Туган як

Күңелендә иҗат дәрте

«Әдәби иҗат белән кайчаннан шөгыльләнәсең», - дигән сорауга, гадәттә, шагыйрьләр, язучылар: «И-и, мәктәп елларыннан ук язам инде», - дип җавап бирәләр. Ә менә Мирзанур Шәйморзин беренче шигырьләрен әле дистә еллап элек кенә иҗат иткән. Баштарак үзе һәм якыннары өчен генә язса, соңыннан шигырьләре күпләрнең күңелен җәлеп иткәнен аңлап, күңелендәге шигъри...

«Әдәби иҗат белән кайчаннан шөгыльләнәсең», - дигән сорауга, гадәттә, шагыйрьләр, язучылар: «И-и, мәктәп елларыннан ук язам инде», - дип җавап бирәләр. Ә менә Мирзанур Шәйморзин беренче шигырьләрен әле дистә еллап элек кенә иҗат иткән. Баштарак үзе һәм якыннары өчен генә язса, соңыннан шигырьләре күпләрнең күңелен җәлеп иткәнен аңлап, күңелендәге шигъри рифмалы юлларны әкренләп кәгазьгә күчерә башлаган. Ә бераздан әлеге мавыгуы, иҗатка ихтыяҗ булып әверелә. Мирзанур Мирзаһит улы эше белән әдәбият өлкәсеннән ерак торса да, буш вакытларын тулысынча әдәби иҗатка багышлый. Каләмен чәчмә жанрда да сынап карый. Ә сюжетлары әллә каян алынмаган, үзенең бай тормыш тәҗрибәсе Мирзанурга зур мөмкинлекләр бирә. Балачагы, гади авыл кешеләре турында язарга ярата ул.
Моннан ике ел элек «Саулармысез, дуслар» дигән беренче шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган Мирзанур, шигърияткә гашыйк шәһәрдәшләребезне, райондашларыбызны киләчәктә дә матур иҗат җимешләре белән куандырыр дип уйлыйбыз. Иҗат чишмәсенең саекмавын телибез һәм түбәндә соңгы вакыта язган берничә яңа шигырен тәкъдим итәбез.
Кыска ай
Февраль ае кыскарак шул,
Бер-ике көн бит тулмый.
Хатын әйтә: «Кыска айда
Кеше, - ди, - тулы тумый».
Вакыт җиткәч, ни эшләмәк,
Тумыйча һич тә булмый.
- Тулы кеше илле җиткәч,
Ятамы шигырь язып,
Чәч агаргач, сырлар баскач,
Кулына каләм алып?
Рәхәтләнеп йокламыйча
Җылы түшәккә ятып!
- Үзең дә бит,
мин сиңа әйтим,
Февраль аенда туган,
Әллә инде син туганда
Утыз көнгә ай тулган,
Тулмаганнар арасында
Нишләп син тулы булган?
- Мин үзем дә тулы түгел,
Бераз гына бит җитми,
Кырык төрле уй башымда,
Эшсез вакытым үтми.
Синең белән тулы кеше
Утыз ел гомер итми.
Әйдә, дуслар, тусак та без
Кышның кыска аенда,
Бирешмичә яшик әле
Дөньяның ай-ваена.
Бәхет белән рәхәтләнеп,
Һәр кеше үз җаена!
Авылым урамнары
Җилкендереп картын, яшен,
Туздырып тузаннарын,
Җыр-биюгә, моңга күмик
Авылым урамнарын.
Шаулап торсын,
бәйрәм булсын,
Яңгырасын дәртле җыр.
Җырга-моңга сусамасын
Туып үскән изге җир.
Җырлап яшик,
дөрләп яшик,
Йөрәктә дәрт булганда,
Күңелләрнең кылларына
Сандугачлар кунганда.
Гөрләп торсын җыр-биюле
Авылым урамнары.
Үрнәк булсын тирә-якка
Безнең як уңганнары.
Җәяү буран
Әче итеп Себер җиле
Исте сулышны куырып,
Күтәрелде җәяү буран,
Аякта булмый торып.
Җәяү буран җир себерә,
Күзләрне булмый ачып,
Кар көртләрен күчереп өя,
Барханнар кебек ташып.
Бераз гына тынып кала,
Әллә инде сокланып,
Үзе кылган гамәлләргә
Тора микән шатланып.
Әллә инде көчен җыя,
Иркен итеп тын алып,
Кар көртләрен
җир өстеннән
Куар өчен кубарып.
Җәяү буран тузар, дулар,
Дулар да тынар әле,
Сокланып та туя алмас
Көннәр дә туар әле.
Бозлы яңгыр
Бозлы яңгыр явып үтте -
Бу соң нинди галәмәт?
Кышларныңмы шаяруы,
Үзгәрдеме табигать?
Агачлар да, әйтерсең лә,
Ясалган пыяладан.
Йорт - шәһәрләр төзелгән күк
Әкияти боз кыядан.
Аяк асты ялтырап тора,
Басып торырлык түгел.
Бар дөньяга зур шугалак
Ясап куйгандай бүген.
Булса булсын шугалаклар
Сукмакларда, юлларда.
Тайгак юлга аяк басмыйк
Гомер иткән елларда!
Ватан сакчыларына
Кулларына корал тотып,
Тыныч тормыш хакына,
Ир-егетләр хезмәт куя
Ил сагында халкына.
Илем күге тыныч булыр
Уяу булган чагында,
Изге антка тугры уллар
Торганда чик сагында.
Кулга тоткан утлы корал
Һичкайчан да атмасын.
Ил сагында торучылар
Җырлап горур атласын.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: