Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигырьнең көче зур

Уфада «Башкортостан кызы» журналының 50 еллык юбилеена багышланган «Наз да, яз да, ут та без үзебез!» дип исемләнгән кичәдә Түбән Камадан шагыйрә Рәмзия Вәлиева да кунак булып кайтты. - «Конгресс-холл» күңел ачу үзәгенең ишегеннән керүгә үк, борынгы башкорт киемнәре, башкорт халык ашлары, аллы-гөлле челтәрле алъяпкычлар һәм башкорт милли киемендәге курчак...

Уфада «Башкортостан кызы» журналының 50 еллык юбилеена багышланган «Наз да, яз да, ут та без үзебез!» дип исемләнгән кичәдә Түбән Камадан шагыйрә Рәмзия Вәлиева да кунак булып кайтты.
- «Конгресс-холл» күңел ачу үзәгенең ишегеннән керүгә үк, борынгы башкорт киемнәре, башкорт халык ашлары, аллы-гөлле челтәрле алъяпкычлар һәм башкорт милли киемендәге курчак күргәзмәләре тезелеп киткән. Шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм кичәсендә төрле бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, бүләкләр тапшырылды, - ди Рәмзия ханым, бу мизгелләрне искә алып.
«2017 ел дәвамында «Әсә йөрәге» бәйгесенә Рәсәйдән генә түгел, чит илләрдән дә кырыклап видеоязма килгән. Бәйгечеләрнең унҗидесенең эше, ярыш шартлары иләгеннән үтеп, финалга чыкты һәм «Бәйләнештә» сайтындагы төркемдә урын алды. Яшен тизлегендә җыелган лайклар, видеоларны ун меңнән артык кешенең каравы шигъри сүзнең бүген дә бик зарурлыгын һәм тәэсирен күрсәтә. Авторларның киң карашлы шәхес булулары куандыра. Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән Рәмзия Вәлиеваның таш бәгыръләрне дә эретердәй булып яңгыраган «Әнием авылны сагына» шигыре һәм туган авылы Илчебайның табигатен, көнкүрешен тасвирлаган сыйфатлы төшерелгән видеоязмасы да ярышыбызның бизәге булды», - дип яза Гөлнара Хәлфетдинова «Башкортостан кызы» журналында.
«Мәрхәмәт» номинациясе дипломы һәм чәй сервизы белән бүләкләнгән шәһәрдәшебез Рәмзия Вәлиеваны уңышлары белән котлап, иҗат биеклеге һәм сәламәтлек телик. Чөнки шигъри сүз йөрәкләрне эретә, күңелләрне берләштерә, тормыш авырлыкларына каршы торырлык көч бирер сәләткә дә ия бит ул. Мондый чаралар һәркемгә милли тәрбия, күңел җылысы бүләк итә.
Ралия КӘРИМОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев