Туган як

Йорт хуҗасы – Бичураның каргышы

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Бичура. Ул хатын-кыз эшләрен эшләргә яраткан. Төнлә ул аш бүлмәсен, савыт-сабаларны ялтыратып юган. Йорт җиһазлары кибеттән алган кебек ялтырап, көлеп торган. Яхшылыкка тиз өйрәнәсең шул: күрше әби йоклаган булып, һәрвакыт Бичураның эшләгәнен рәхәтләнеп күзәтеп ята торган булган. Өй эшләрен тәмамлагач, Бичура әбинең мич каршысында яткан зур...

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Бичура. Ул хатын-кыз эшләрен эшләргә яраткан. Төнлә ул аш бүлмәсен, савыт-сабаларны ялтыратып юган. Йорт җиһазлары кибеттән алган кебек ялтырап, көлеп торган. Яхшылыкка тиз өйрәнәсең шул: күрше әби йоклаган булып, һәрвакыт Бичураның эшләгәнен рәхәтләнеп күзәтеп ята торган булган. Өй эшләрен тәмамлагач, Бичура әбинең мич каршысында яткан зур ташына утырып, дусты чикерткәнең җырларын тыңларга яраткан.
Шулай бервакыт, әби дә картаеп үлеп китә. Бу өйдә яшәргә оныкчыгы-кызчыгы кала. Кызчык та йоклаган булып, Бичураның эшләгәнен күзәтеп ятарга яраткан. Бу кызчык бик шаян була. Кызчык Бичураны үзенчә кызык итмәкче, аннан көлмәкче була.
Беркөнне кич белән, Бичура килер алдыннан, мич каршысындагы ташны мичтә кыздыра һәм урынына куя. Йокларга яткан килеш, Бичураның килгәнен көтә. Бичура көндәгечә килә һәм элеккечә аш бүлмәсен җыештырып, яраткан ташына барып утыра. Ташка утыруы була һәм ачы тавыш белән бөтен өйне дер селкетеп, кычкырып өйдән чыгып чаба.
Кызчык бу эше өчен соңыннан бик үкенә, ләкин бик соң була. Шушы көннән башлап, барысы да начар якка үзгәрә: аш бүлмәсендә тәртип бетә, бөтен җир тузан, пычрак белән каплана. Кызчык нинди дә булса савытка кагылса, ул савыт-саба ватыла һәм колакка кемнеңдер көлгән тавышы ишетелгәндәй була. Кызчык нинди генә эшкә тотынса да, эше барып чыкмый. Күрәсең, бу - Бичураның каргышыдыр.
Камилә СӘЙФУЛЛИНА,
25 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: