Туган як

Күңелдәге хатирәләрне яңартып

2018 елның 20 нче гыйнварында олуг аксакалыбыз Миңнегаян абый Ягъфәровка 87 яшь тулды. Миңнегаян абый белән аның хатыны Клара апаны күп кенә шәһәрдәшләребез эшләгән гамәлләре аркылы яхшы белә, әмма ләкин алар тормышының тулы биографиясен белүчеләр санаулы гына. Клара апа иртәдән бирле кухня краныннан тамган су тамчыларын саный: йөз, йөз дә...

2018 елның 20 нче гыйнварында олуг аксакалыбыз Миңнегаян абый Ягъфәровка 87 яшь тулды. Миңнегаян абый белән аның хатыны Клара апаны күп кенә шәһәрдәшләребез эшләгән гамәлләре аркылы яхшы белә, әмма ләкин алар тормышының тулы биографиясен белүчеләр санаулы гына.
Клара апа иртәдән бирле кухня краныннан тамган су тамчыларын саный: йөз, йөз дә бер, ике, өч... ике йөз... Әйтерсең, шул тамчылар аның гомер агышын саный: бер тамчы - бер көн яки вакыйга... Ул тәрәзә каршына килеп утырды да, уйлары артыннан бик еракта калган үткәненә йөгерде. Менә алар су коенып үскән Чулман елгасы, аның итәгенә җәелеп утырган Красный Бор (хәзерге Әгерҗе районы) районының Баржи Умга авылы, аның кешеләре, авыр сугыш еллары. И, хәтер барысын да саклый бит...
Ул көнне яңгыр иште генә. Мондый көндә хатын-кыз, яңгыр дип тормый, дару үләне, җиләк-гөмбә җыярга урманга бара. Гадәттә, балалар олылардан аерым йөри. Менә бу көнне дә унлап кыз җиләк җыярга китте. Текә ярдан түбән төшеп җиткәннәр генә иде, яңгыр туктады. Шуны гына көткәндәй, тау башында ике атлы кеше күренде. «Әй, сезгә әйтәм, борылыгыз! Өйләрегезгә кайтыгыз да, әниләрегезгә эшкә чыгарга куштылар, диегез!» - дип кычкырды берсе. Клара таныды аларны: икесе дә Харис исемле, берсе - колхоз рәисе, икенчесе - бригадир. Яратмый аларны кыз, чөнки әтиләрен һич юкка әләкләп, «халык дошманы» ярлыгы тагучы бит алар. «Нәрсә карап каттың, дошман калдыгы? Мен, диләр сиңа!» Җиде яшь кенә булса да, Клара бу сүзләрнең үзенә аталуын аңлады. Кызлар тау башына менеп җитүгә, төрле якка сибелделәр. Атлылар Клараны көтә иде. Ярдан кызның башы күренүгә, бригадир: «Таптат, из дошман калдыгын!» - дип кычкырды да атын кызның өстенә таба борды. Ике ир атларын тояк астында тапталудан куркып үксегән бала янында биетә. Әмма ат - акыллы хайван, бер дә юкка кеше таптамый. «Кулак калдыгы! - Бригадирның чыбыркысы кызның аркасын сыдырып уза. - Яшә әлегә!»
Бу көнне Клара гомерендә дә онытмас. Ә, югыйсә, кирәк. Аннан соң да тормыш күп камчылады аларның гаиләсен, шулай да Харис чыбыркысы нәни кызның тәненә түгел, йөрәгенә салган гомерлек яра булып чыкты. Дөрес, үзләренең дә үлеме газаплы булды...
Язмыш Ягъфәровларны туган яклары Мамадыш районының Ишки авылыннан Тула өлкәсенә алып килә. 1939 елда, дүрт баласын ияртеп, Ягъфәровлар вербовка буенча шахтага эшкә китә. Тырышып эшли Ягъфәр абый. Тиз арада алдынгылар сафына чыга. Ә сугыш башлангач, аны бронь белән калдыралар. Фронтка җибәрүләрен сорагач: «Илгә күмер кирәк», - дип җавап бирәләр. Сугыш тиз бетәр, Тулага кадәр үк җитмәс, дип фикер йөртә ул. Ләкин ялгыша.
Алар яшәгән бистәдә зур ашлык склады була. Озакламый авылга хәбәр тарала: дошман кулына калдырмас өчен, складны яндырачаклар икән. Авыл халкы гөж килә: «Шушындый заманда икмәк яндыралармыни? Бирмибез! Үзебез яшерәбез», - дип каршы чыгалар. Котыртучысы кем булгандыр, авыл халкы кичке якта сакчыны бәйләп сала да, кем күпме булдыра ала, складтагы икмәкне өйләренә ташый. Ягъфәр абый да катнаша әлеге башбаштаклыкта. Сарай эченә казылган тирән чокырга күмәләр икмәкне. Дөрес, халык икенче көнне курку белән каршы ала: солдатлар килеп өйләрен тентесә? Кулга алулар булачагын чамалый алар. Әмма хәлләр бөтенләй икенче борылыш ала. Авылга немецлар керә.
- Әти! Әни! Танклар килә! Танклар килә! - дип кычкыралар урамдагы балалар...
1941елның кышында алар яшәгән Тула өлкәсенең Казановка авылы фашистлар кулына төшә. Моңарчы рәсемнәрдә генә күргән чын танкны бик күрәсе килә малайның, тик әти-әнисе урамга чыгармый.
- Немецлар - юлбасар, улым. Алар илебезне басып алырга, ә безне коллыкка төшерергә тели. Алардан читтә йөр, юлларына аркылы төшә күрмә!
Немецлар авылда тоткарланмый, ары китәләр. Әмма аңа кадәр эшкә яраклы сәламәт егет-кызларны җыялар һәм Германиягә озаталар. Бистәдә комендант сәгате кертелә. Алар халыктан коммунистларны, комсомолларны күрсәтүләрен таләп итә. Бигрәк тә партизаннарны эзлиләр. Бу хәл дүрт ай дәвам итә.
Ачлыктан үлмәс өчен, аларга икмәк күмелгән базны ачарга туры килә. Гомумән, ул авыл халкын ачлыктан коткара. Әмма бу эшнең кайтавазы барыбер була.
Шул ук кырык беренче елның декабрендә немецлар чигенә башлый. Бу хәл авыл халкын сөендерсә, икенче яктан хафага сала. Калганнарны да кырып чыкмаслармы?..
Ул көнне алар барысы да өйдә була. Шулчак ишек ачылып китә. Анда бер немец пәйда була. Үз телендә нәрсәдер әйтә, тик аны берәү дә аңламый.
- Ягъфәр, сезне алырга килгәннәр мәллә алар?
Әнисенең «сезне» диюе, ире белән өлкән улы Нургали була. Ул арада немец малайга чыгарга кушып, кулы белән ишарә ясый.
- Бирмим! - ана улын кочагына нык итеп кыса.
Ә немец һаман чакыруын белә. Абыйсы, әнисе куеныннан чыгып, ишеккә юнәлә.
- Улым!..
Ишек ябылуга, алар тәрәзәгә ябырыла. Немец, кулларын болгый-болгый, абыйсына нидер аңлата. Ул арада малай өйгә таба юнәлә.
- Әни, аларга коедан су алырга чиләк кирәк бугай. Танклары сүнгән.
Нургалинең немецка чиләк бирүен, тегесенең коедан су алуын алар тәрәзәдән карап тора. Эшен тәмамлагач, немец чиләкне кире малайга тоттыра да, нидер әйтә. Малай башын селки. Аннары немецлар танкка утыра һәм авылдан чыгып китә. Өйдәгеләр җиңел сулап куя...
Немецларның чигенүе авыл халкында сугышның озак бармаячагына өметне тагын да ныгыта. Тик иртәрәк сөенгәннәр икән. Немецлар үз артыннан күп итеп мина куеп калдырган булып чыга. Шуларга эләгеп күпме кеше кырыла. Алар артыннан ук авылга безнекеләр керә. Халык аларны җиңүчеләр итеп каршы ала, бар булганын өстәлгә чыгара, кунак итә. Тик озак та үтми, алар ашлык склады белән бәйле вакыйганы искә төшерә. Китә авылда тентү. Солдатлар өере белән ишегалдына килеп керә дә, хуҗалардан икмәк яшерелгән урынны күрсәтергә боера. Хуҗа күрсәтер иде, курка, чөнки немецларга ярдәм итүче сатлыкҗан ярлыгы тагып, кулга алулары мөмкин. Каршылык күрсәтсәң, баскан урыныңда атып үтерүләре дә бар. Ягъфәровларда да тентү була.
Ләкин берни табылмый. Ә хуҗалыгында ашлык яшергән кешеләрне шул көнне билгесез юнәлештә алып чыгып китәләр. Аларның алдагы язмышы билгесез...
Озакламый Ягъфәровлар, туган якларына - Татарстанга кайтырга кирәк, дигән карарга киләләр. Авылда әтисенә һәм абыйсына озак тоткарланырга туры килми: фронтка алалар. Шулай итеп, 1942 елдан алар Мамадыш районында яши.
Зарыгып көткән җиңүдән соң, илне торгызу чоры башлана. Тормыш итү әкренләп кенә җиңеләя. Кичәге балалар алдында офык киңлекләре ачыла: кемдер язмышын туган ягы белән бәйли, икенчеләре гигант төзелешләргә китә, белем алырга теләүчеләрне уку йортлары көтә. Клара соңгылары сафында булып, мәктәптән соң иптәш кызы белән Алабуга китапханә техникумына юл ала. Фатирда торып укыган катлаулы да, шул ук вакытта мавыктыргыч студент еллары уза да китә. Аларны ул вакыттагы Тәкәнеш районына эшкә юллыйлар. Тик Клараны әтисе үз районнарына күчерүләрен сорый. Чулман буена урнашкан район үзәге Красный Бор китапханәсендә мөдир булып эшләгән кыз бистә халкын чаялыгы, матур тавышы, йомшак теле, өлгерлеге белән генә түгел, гүзәллеге белән дә үзенә карата.
Көннәрнең берендә бистәгә нефть эзләүчеләр килә. Китап укырга яраткан Миңнегаян китапханәне читләтеп узамы соң инде? Шунда егетнең күзе Кларага төшә. Тик байтак вакыт сүз катарга читенсенеп йөри ул. Кыз да артык тыйнак, оялчан егетне күз чите белән генә күзәтә: беренче булып сүз катармы икән, әллә беренче адымны кызның үзенә ясарга туры килерме? Ә егетебез һаман сүзсез генә китап-журналлар укуын дәвам итә. Тик Клара аның китапханәгә ешрак керүенә игътибар итә. Китап ал-гандагы «рәхмәт» сүзе янына каш астыннан гына мөлаем елмаюын да бүләк итә башлый егет. Ә бер көнне, бөтен батырлыгын җыеп, кызны кинога чакыра. Икенче тапкырында концерт карыйлар. Аз сүзле булса да, төпле фикерле егет кызның күңел түрендә урын ала. Ләкин әнисе ашыкмаска, егет турында күбрәк белергә куша. Ә моның өчен мөмкинлекләр чыгып тора.
Бистә яшьләре көче белән концерт-спектакльләр оештыра Клара. Бу эшкә кызлар теләп алынса да, егетләрне үгетләргә кирәк. Миңнегаян да баштарак ялындыра, шулай да Клара тәки ризалаштыра үзен. Шулай итеп, алар Хәй Вахитнең «Беренче мәхәббәт» пьесасында бергә уйныйлар. Бу егеткә гайрәт өстәгәндәй итә. Бер спектакльдән соң кызга тәкъдим ясый...
Гаилә. Клараның туган ягыннан китәсе килми. Өстәвенә, Миңнегаянның да эше монда. Шулай итеп, алар Красный Борда кала. Озакламый, беренче кызлары Гүзәлия дөньяга аваз сала. Миңнегаян читтән торып Казан элемтә техникумын тәмамлый. Ләкин барыбер күченергә туры килә. Миңнегаянны эше буенча Мамадышка күчерәләр. Монда инде яшәү шартлары начар була. Үз фатирлары да юк. Үч иткәндәй, эш белән дә проблема килеп чыга. Нишләргә?
60 нчы еллар башында матбугат чараларында Чулман буенда яңа шәһәр төзелүе турында күп язалар. Яшьләр шунда ашкына. Бу агымга Ягъфәровлар да килеп кушыла. Дөрес, бу юлы Клара үз шартын куя: фатир булганчы, ул Красный Борда яшәячәк.
1964 елның июнендә Миңнегаян берничә йорты булган Түбән Кама шәһәренә аяк баса. Яшь белгечкә, комсомол-партия органнарында эш тәҗрибәсе булган ир-егеткә эш табуы кыен булмый. Төзелеш механизациясе идарәсендә (УМС) энергетик булып эшли башлый. Биш ай дигәндә, бер бүлмәле фатир бирәләр. Гаиләсен шунда алып килә. Кларага эш тиз генә табылмый. Башта ул асфальт лабораториясенә лаборант булып урнаша, тик кулы ятмаган эштә озак тоткарлана алмый. Теләге изге булгандыр инде, 2нче мәктәпкә китапханәче кирәк икән, шунда күчә. Пенсиягә чыкканчы үз һөнәренә тугры булып, китапханәдә хезмәт куя ул. Миңнегаян абый да бер үк оешмада, ләкин төрле вазифалар били. Кешеләр белән аралашу һәм лидерлык сәләтен искә алып, аны җәмәгать эшенә тарталар. Куйбышевта профсоюз хезмәткәрләре курсларында белем ала, шул рәвешле идарәнең профсоюз комитетын җитәкли. Аннары партия оешмасы секретаре булырга да туры килә аңа. Кая гына эшләсә дә, нинди вазифада булса да, аның өчен беренче урында кеше, аның социаль-икътисади мәнфәгатьләре тора. Намус саклавы, гаделлеге аркасында үзенә дә эләгә, шулай да фикерен бик сирәк очракта гына үзгәртә. Шул ук вакытта хезмәт дисциплинасын бозучылар белән югары тонда сөйләшергә туры килә.
Фатир алган көн - Ягъфәровлар гаиләсендә кадерле ядкарь буларак искә алына торган вакыйга. Ул шатлыкка икенче кызлары Әлфия тууны да өстәргә кирәк. Тормыш түгәрәкләнә. Клара ханым китапханәдә эшли, аны күпләр таный, хөрмәт итә. Яңа басмаларны чират торып укыган чакларны сагынып искә алырга гына калса да, бүгенге яшьләр арасында китап укырга яратучылар барлыгына ихлас ышана. Чөнки оныклары, оныкчыкларын еш кына шул халәттә күрә. Шуңа да өйләрендәге китаплар юкка чыкмас, ди. Аларда әби-бабаларының һәм әти-әниләренең күңел җылысы саклана бит. Китаплар киштәсендә Коръән дә бар. Ә бит заманында аны яшереп саклыйлар иде. Хәер, дин тыелган елларда да китапханәдә Коръән булган. Тик бу хакта берәү дә белергә һәм бер кулга да бирелергә тиеш булмый ул. Кларага әнә шул законны бозарга туры килә.
Көннәрдән бер көнне зур булмаса да, ул вакыт өчен дәрәҗәле бер җитәкче аннан Коръән сорый. Клара башта аптырап кала: ә бәлки бу тикшерүдер. Ни дисәң дә, китап сораучы партия әгъзасы бит. Берничә ай Клара аның үтенечен кире кагып, китапханәдә андый китап булмавын тәкърарлый. «Үземә түгел, бер туганым укырга тели», - ди теге кеше. Аллаһка тапшырып, бирә ул Коръәнне аңа. Шул минуттан үзен ут эченә сала: әгәр тикшерү килсә, вакытында тапшырмаса... Ни хикмәт, Коръән турында искә алучы булмый, бу вакыйга тыныч кына уза. Аның каравы, Ягъфәровлар гаиләсенең яңа дуслары барлыкка килә.
- Да, картаябыз, - ди моңсу гына Миңнегаян абый.
- И, син дә шулай дигәч, миңа ни
бәһа инде. 87 яшеңне тутырсаң да, шөкер, аксакаллар шурасы эшендә катнашасың, җомга намазын калдырмыйсың, кибеттән көндәлек азык-төлек алып кайту да синең өстә бит, - дип бүлдерә аны Клара апа.
- Алай димә, карчык, сиздермәсәң дә, сиңа да җиңел булмады. Сукыр кешене тәрбияләү җиңел түгел.
- Исән булса, бүген дә бер авырыксынмый багар идем әнине, - дип күз яшьләрен сөртә Клара апа.
Гомер буе тегү теккәнгәдер, яшьләй күрү сәләтен югалта башлый Клараның әнисе Маһира апа. Башта бер күзе, аннары икенчесе сукырая. Балалар моны бик авыр кабул итә, тик ул чакта медицина көчсез булып чыга. Йосыф абый үзе исән булганда хатынын кадер-хөрмәттә тота. Балаларына хәл-әхвәлләрен әйтеп, еш хат яза. Клара апа аларны бүген дә кадерләп саклый.
Күзләре күрмәсә дә, Маһирә апа йорт эшләрендә ярдәм итә. Шул ук вакытта күп кенә догалар белә. Кызы һәм кияве тәрбиясендә 101 яшенә кадәр яши ул, һәммәсенә хәер-фатихасын биреп, күзләрен йома...
60 ел бергә гомер кичергән ир белән хатын - Миңнегаян абый белән Клара апа тәрәз каршындагы өстәл артына утырып, яшь чакларын искә төшереп, тәмен белеп кенә чәй эчәләр, Әйе, яңартырлык хатирәләре күп аларның.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: