Туган як

Очрашу истә калды

«Туган тел» декадасы кысаларында, февраль аенда безнең мәктәптә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашу үтте. Очрашуга шагыйрәләр Рәмзия Вәлиева һәм Нәфисә Баязитова килгән иде. Мәктәбебез укучылары аларның шигырьләрен укыдылар, ә кунак апалар безгә иҗат итү серен ачтылар, шигырь язу турында сөйләделәр. Рәмзия апа безгә туган телне белүебез өчен рәхмәт...

«Туган тел» декадасы кысаларында, февраль аенда безнең мәктәптә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашу үтте. Очрашуга шагыйрәләр Рәмзия Вәлиева һәм Нәфисә Баязитова килгән иде. Мәктәбебез укучылары аларның шигырьләрен укыдылар, ә кунак апалар безгә иҗат итү серен ачтылар, шигырь язу турында сөйләделәр. Рәмзия апа безгә туган телне белүебез өчен рәхмәт әйтте, аны сакларга кирәклеген аңлатты. Кичә ахырында барыбыз бергә басып, Г.Тукайның «Туган тел» җырын башкардык. Очрашу истәлеге итеп фотога төштек.
Аларның иҗатлары белән без ныграк танышсын өчен, шагыйрә апалар мәктәп китапханәсенә үзләренең шигырь җыентыкларын бүләк иттеләр. Кичә бик күңелле һәм җылы узды. Безнең өчен файдалы булды һәм истә калды.
Адель ШӘРИПОВ,
Раилә КОРБАНОВА,
Адилә ГАЛИЕВА,
20 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: