29 март 2019 яңалыклары
-
«Бик матур сөйләүчеләр бар»
Үзәк китапханәдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...» муниципаль бәйгесенең финалы узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланды. Ул Түбән Камада 27 нче тапкыр уздырыла.
-
Утны сүндерик!
30 мартта «Җир сәгате» дөньякүләм экологик акциясе узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
-
Куркып калмагыз
2 һәм 3 апрельдә шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасы тикшереләчәк.
-
55 бала туган
Узган атнада Түбән Камада 55 сабый дөньяга килгән.
-
Кабул итү
3 апрельдә 10.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов белән очраша аласыз.
-
Яңа бәяләр белән
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
-
Чистарына башлыйбыз
1 апрельдән республикабызда санитар-экологик икеайлык башлана.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
«Туган тел» шигыренә махсус күргәзмә багышланган.
-
Ярдәме тияр
Түбән Каманың 94 нче балалар бакчасында эшче һөнәрләре буенча BabySkills республикакүләм конкурс узды. Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче 57 бала катнашты.
-
«Талир тәңкә» чыңнары
Халыклар дуслыгы йортында «Талир тәңкә» фольклор халык ансамбле оешуның 20 еллыгына багышланган кичә булды. Концерт программасының төзелеше, Рәзинә Гайнемөхәммәтованың алып бару осталыгы, хәзерге сәхнә осталарының «шоу» ясавыннан үзгә буларак, үзешчән артистларыбызның бернинди кыланусыз, эчкерсез һәм гади итеп, бөтен күңелләрен биреп чыгыш ясаулары күңелдә җылы тәэсир калдырды.
-
Шәригать буенчамы, канунга нигезләнепме?
Туганнарының гаризалары була торып та, вафат булганнарның мәетләрен яру дөресме? Түбән Кама үзәк мәчетендә бу мәсьәләгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда республика мөселманнары диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, җәмәгать оешмалары белән элемтәләр һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрхәд Сафиуллин, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары Әлфия Хәсәнова, тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүче-криминалисты Александр Мещанов һ.б. катнашты.
-
Василий Игнатьев истәлегенә
Түбән Кама мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында шәһәрнең беренче төзүчесе, Мактаулы гражданины Василий Игнатьев истәлегенә XV муниципаль шахмат ярышлары узды.
-
Олы шәхесләрне искә алдык
Зур Афанас авылы җирлегендә ветераннар советы легендар җитәкче – 1960 - 1990 елларда «Түбән Кама» совхозы директоры, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры, сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхак Шакир улы Шакировны искә алу кичәсе оештырды. Аңа быел 10 мартта 98 яшь тулган булыр иде.
-
Менә дигән мөмкинлек
Түбән Камада 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр машина йөртү осталыгы буенча көч сынаштылар.
-
Кызыклы да, файдалы да
«Ковер» яшьләр үзәгендә әйдаманнар, озатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр мәктәбе ачылу тантанасы узды. Тамашачылар «Россия студентлары отрядлары» планетасын «гизеп» кайттылар.