Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Туган тел» шигыренә махсус күргәзмә багышланган.

Аның иҗат ителүенә 110 ел тулды. Габдулла Тукай татарлар  өчен гаять кадерле шигъри әсәрне 1909 елда язган, ә беренче тапкыр «Балалар күңеле» җыентыгында бастырган. Ул чорларда шигырьне мәктәп-мәдрәсәләрдә уку елы башлану һәм тәмамлану вакытында, бәйрәм кичәләрендә балалар хор белән көйли-җырлый укыганнар. Совет заманында дини эчтәлекле соңгы юллары җыентыкларга кертелми. Татарлар гимнына әверелгән «Туган тел» тарихы турында тулы мәгълүматны Кол Голи исемендәге китапханәдә оештырылган бер җыр күргәзмәсендә табарга була. Язма чыганаклар тупламасын Тукай бүләге иясе рәссам-сынчы Әхсән Фәтхетдинов бүләк итеп калдырган агач панно бизи. Шунда ук Тукай премиясенә быелгы намзәтләрнең кем булуы һәм нинди өлкәдә иҗат итүләре күрсәтелгән. 

«Без – Тукай варислары» бәйгесе төбәк күләмендә үткәрелә. Ул мәктәпкәчә мәгарифнең милли тәрбия буенча методик берләшмәсе җитәкчесе Нурзия Мирхазова тәкъдиме белән башланып китте. Түбән Каманың 39 нчы балалар бакчасында өченче тапкыр уза. Нигезләмә шарты буенча, быел бөек шагыйрь иҗаты җыр-шигырьләрдә генә түгел, ә театральләшкән күренешләрдә дә чагылырга тиеш. Сайлап алу туры өчен Мамадыш, Әлмәт, Чаллы катнашучыларыннан чыгыш язмалары килә башлаган инде. Йомгаклау чарасы 18 апрельгә билгеләнгән, ә җиңүчеләрне бүләкләү өчен Г.Тукайның әле генә ике телдә чыккан өр-яңа басмаларын кайтартканнар.
       
«Ялкын» журналы чыга башлауга 95 ел тулды. 1924 ел башында Муса Җәлил балалар өчен аерым татар журналы кирәклеген күтәреп чыккан. Ә инде 20 мартта Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» исемендә беренче саны дөнья күргән. Аны башта гарәп, ә 1928 елдан латин графикасында басалар. 1933 елда журнал Казанга кайта, аның «Ялкын» дип үзгәртелүе 1957 елдан. А.Алиш һәм М.Җәлил премияләрен алган журналны Түбән Кама каләм ияләре дә сагынып искә ала, аның аша мәктәп елларында сәләтле яшьтәшләре белән танышып барганнар. Рифкать Имаев өчен беренче иҗат баскычы да булып торган ул. Балачак шигырьләре тәүге тапкыр 1974 елда нәкъ менә «Ялкын»да чыккан, бер елдан соң тагын биш шигырен бастырганнар. Җиде шигырь җыентыгы чыгаруга ирешкән Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы журналның ул саннарын бүген дә ядкарь итеп саклый. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев