Чистарына башлыйбыз
1 апрельдән республикабызда санитар-экологик икеайлык башлана.
Көннәр салкынча торганлыктан, шәһәр урамнары кардан тулысынча ачылып җитмәде. Шуңа күрә, әлегә кар йомышарту, боз вату кебек эшләр башкарылачак. Шул ук вакытта, рөхсәтсез чүплекләрне ачыклау һәм аларны юк итү буенча эшләр дәвам итәчәк.
Экологик икеайлыкка беренчеләрдән булып идарәче компанияләр хезмәткәрләре чыгарга җыена. Алар бу эшне Тынычлык урамын җыештырудан башлаячак. 1 апрельдән юлларны кардан һәм эре чүпләрдән арындыру, бордюрларны чистартып тәртипкә китерү һәм аларны буярга эзерләү бурычы тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев