Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Василий Игнатьев истәлегенә

Түбән Кама мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында шәһәрнең беренче төзүчесе, Мактаулы гражданины Василий Игнатьев истәлегенә XV муниципаль шахмат ярышлары узды.

Василий Ивановичның шахматка нинди катнашы бар дигәндә, 1987 елда Түбән Камада шахмат буенча  укулар оештырып җибәрү нәкъ менә аның тәкъдиме буенча тормышка ашырылды. Гомумән, В.Игнатьев  – шәһәребездә мәгариф системасын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Ул гомеренең күп елларын яшь буынны тәрбияләүгә багышлады – мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге башлыгы, мәктәпара укыту-производство комбинаты директоры булды, Түбән Каманың мәгариф тармагын республика күләмендә танытуга иреште. Ул «Туган як» газетасының иң актив штаттан тыш хәбәрчесе дә иде әле, 1993-1994 елларда – ике ел рәттән – газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре арасында уздырыла торган Н.Кузнецов исемендәге бүләккә ия булган кеше...
Шахмат ярышлары шәһәрнең 9нчы мәктәбендә 4 көн дәвам итте. Ярышлар жирәбә салып, Швейцария системасы буенча 7 турда узды. Уен нәтиҗәләре буенча, Данис Корбанов һәм Карина Мөхәммәтова турнирның җиңүчеләре булдылар.
Бәйге Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе, Түбән Кама шахмат федерациясе һәм Игнатьевлар гаиләсе булышлыгы белән оештырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев