Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Олы шәхесләрне искә алдык

Зур Афанас авылы җирлегендә ветераннар советы легендар җитәкче – 1960 - 1990 елларда «Түбән Кама» совхозы директоры, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры, сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхак Шакир улы Шакировны искә алу кичәсе оештырды. Аңа быел 10 мартта 98 яшь тулган булыр иде.

Шушы чарада катнашкан без – Түбән Кама аксакаллары: В.Камалов, М.Ганиев, М.Егоров, А.Саттаров, Ф.Гайнемөхәммәтов, М.Шәрәфединов һәм авыл җирлеге вәкиле Р.Бәшәров Габделхак Шакир улы турында кайбер хатирәләрне яңарттык. Кызы Светлана һәм алыштыргысыз шоферы Григорий Иванович әңгәмәне тулыландырып тордылар. Мәктәп укучылары аның шигырьләрен сөйләде. 
Габделхак ага Шакиров әйткән сүзендә торучан, гадел, олы йөрәкле, тирән белемле һәм кыю җитәкче булды. Югары дәрәҗәле җитәкчеләр дә аның фикере белән килешә, хәтта киңәшләшәләр иде. Зур Афанас авылы халкы аның буш урында шәһәр тибындагы фатирлар төзетеп, бушлай торак бирүен һәм уңай шартлар тудырылган  эш урыннары белән тәэмин итеп, вакытында эш хакларын түләп барунын әле бүген дә сагынып искә ала. 
Чарада катнашучылар фикеренчә, бу олы шәхес шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары арасында лаеклы урын алырга, шулай ук 100 еллыгы уңаеннан, исемен мәңгеләштерү буенча эшләр башкарылырга тиеш.
Габделхак аганың «Гармун алыйк әле, дускай» шигырен күпләр белә, аңа композитор Риф Гатауллин җыр да язды. Тиз арада халыкка таралып, яратып башкарыла торган җырга әверелде. Икенче куплет итеп җырга өстәргә менә бу юлларны язган иде ул:
Искә алыйк гармун уйнап
Үткән яшьлек хисләрен.
Туып-үскән авылыбызның 
Ай-йолдызлы кичләрен.

Аның теләген үтәп, без кичәне шушы җыр белән тәмамладык.
Чара Зур Афанас мәктәбенең зур булмаган, ләкин экспонатларга бай музеенда шушы җирлекнең ветераннар советы рәисе Лида Тартмина тырышлыгы белән оештырылды.
Тагын бер чара Каенлы авыл җирлегендә узды. Без андагы мәдәният йортының шундый зәвыклы, матур эшләнешенә сөендек. Чараларны ике өлешкә бүлеп, башта китапханәгә кердек. Бу көнгә авыл китапханәсе мөдире Флера Гарипова нәселләр агачы – шәҗәрәләр темасын сайлаган. Шул максаттан, ул укытучыларны, мәктәп балаларын, авылдашларын җыеп, үзенең күпсанлы шәҗәрәләре белән күпләргә таныш булган һәвәскәр тарихчы, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Ганиев белән очрашу оештырды. Без дә бик теләп катнаштык.  
Кичәдә катнашучылар Мансур Корбангали улын игътибар белән тыңладылар, чөнки аның чыгышы кызыклы материаллар белән баетылып  эшләнгән. Авылда үзләренең нәсел агачын күпмедер дәрәҗәдә белүчеләр барлыгы да ачыкланды. Каенлы авылы тарихы турында ике китап дөнья күргән инде. Шик тә юк, бу авылның тарихы тагын да баетылачак әле...
Очрашуның икенче өлешен дә китапханә залында үткәрдек. Каенлы авылы Габделбәр Салих улы Әхмәтшин исеме белән нык бәйләнгән. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлап, халыкка хезмәт иткән легендар шәхес ул. Соңгы елларда шушы җирлектә мәчет карты – аксакалы булып, төпле киңәшләре белән, гомеренең соңгы көненә кадәр халкына ярдәме белән яшәде. Үзе эшләгән чорда Габделбәр ага белгечләренә ныклы тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Алар бүген аның эшен дәвам итәләр. Каенлы җирлегендә аның кул астында эшләгән Фәиз Нурмөхәммәт улы Динмөхәммәтов аксакаллар шурасы вәкиле булып торган иде. Алар икенче җиргә күчеп китү сәбәпле, бүгенгесе көндә Каенлы җирлегенә яңа вәкил тәкъдим ителде. 
Ул – шулай ук авыл халкының үз кешесе, матур эшләре белән күпләргә таныш Флүр Сәлмән улы Фәрхетдинов. Аның турында Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин да канәгатьлек хисләре белән әйтте. Аксакаллар Фәнис Мисхәт улы белән борчыган мәсъәләләр турында фикер алыштылар.  
Әлбәттә, безнең татар халкы – кунакчыл халык, безне тәмле чишмә суы салып кайнаткан чәй белән сыйлап озаттылар.
Үз чиратыбызда, без барлык җәмәгатьчелек белән берлектә, бакыйлыкка күчкән шәхесләребезне искә алу чараларын оештыруда һәм киләчәк буынга дөрес тәрбия бирүгә куелган эшләрендә аксакалларыбызга җитәкчеләргә, уңышлар телибез.
Мансур ШӘРӘФЕТДИНОВ, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X