Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кызыклы да, файдалы да

«Ковер» яшьләр үзәгендә әйдаманнар, озатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр мәктәбе ачылу тантанасы узды. Тамашачылар «Россия студентлары отрядлары» планетасын «гизеп» кайттылар.

Беренче булып аларны педагогия көллиятенең «Ритм» отряды урнашкан «ил» каршы алды. Студентлар иҗади чыгышларында әйдаманның иртән торуын, лагерьдан күренешләр, әйдаманнар музеен күрсәттеләр, җырлар башкардылар.  Икенче тукталышта – «Pride» сервис отряды студентлары тамашачыларга әлеге юнәлеш турында сөйләделәр. Сәяхәт «Cuba» озатучылар отряды «ил»ендә тәмамланды. Егетләр һәм кызлар эшләренең уңай яклары, сәяхәт романтикасы турында сөйләп, хыял турында җыр башкардылар һәм менә дигән итеп биеп күрсәттеләр! Тантанадан соң тамашачылар үзләрен кызыксындырган юнәлешләр буенча сораулар бирделәр. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев