Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярдәме тияр

Түбән Каманың 94 нче балалар бакчасында эшче һөнәрләре буенча BabySkills республикакүләм конкурс узды. Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче 57 бала катнашты.

Конкурс биш компетенция буенча үткәрелде. Гомумән, һәр бала белгәннәрен тиешенчә күрсәтә алды. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы Светлана Андрианова әйтүенчә, әле кечкенә булуларына карамастан, бакча программасы буенча балаларны төрле һөнәрләр үзенчәлекләре белән таныштыралар һәм мондый конкурслар киләчәктә үз юлларын сайларга ярдәм итәргә мөмкин. 
Нәтиҗәдә, иң яхшы тәрбияче булып Сәмирә Галимуллина табылды, Айтан Мәхтиева һәм Диләрә Харитонова рестораторлар арасында җиңүгә лаек булды, Николь Ванифатьева – «Физик культура һәм спорт инструкторы», Кирилл Моисеев «Инженер-төзүче» номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен белүдә исә Шамил Шиһаповка тиңнәр булмады. Башка балаларга да төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев