Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Шәригать буенчамы, канунга нигезләнепме?

Туганнарының гаризалары була торып та, вафат булганнарның мәетләрен яру дөресме? Түбән Кама үзәк мәчетендә бу мәсьәләгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда республика мөселманнары диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, җәмәгать оешмалары белән элемтәләр һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрхәд Сафиуллин, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары Әлфия Хәсәнова, тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүче-криминалисты Александр Мещанов һ.б. катнашты.

– Республиканың кайбер районнарында якыннарының мәетләрен яру белән риза булмаган кешеләрдән гаризалар килә. Җинаять эше белән бәйле мәет булса (әйтик, урамда табылган яки үтерелгән), бер хәл, ләкин моргка барысын да алып киләләр. Аннары Россия законы буенча, яру бушлай булырга тиеш, тик «акча алалар» дип зарланучылар күп. Гомумән, туганнары гариза яза икән, ярырга хокуклары юк, – ди Айрат хәзрәт. Бу мәсьәлә буенча Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка мөрәҗәгать иткәч, анысы андый гаризаларны җыеп алуны сораган. 
Түбән Камада ике морг бар. Шуның берсе Менделеев урамындагы 46 нчы йортта урнашкан, икенчесе – үзәк хастаханәнең патологик анатомия бүлеге. Соңгысына хастаханәдә җан биргәннәр «күчә». Бүлектә шәһәр һәм районга хезмәт күрсәтүче  ике табиб эшли. Бу бик аз. Яруга килгәндә, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары әйтүенчә, хезмәт, әлбәттә, бушлай күрсәтелә. 
– Әгәр дә мәетләрне ярдырасыгыз килмәсә, өлкәннәр турында алдан кайгыртыгыз. Авырса, табиб чакыртыгыз, вакытында тикшерүләр уздырыгыз. Авыруга диагноз куелырга тиеш. Бу вакытта туганнары белешмәне мәетне ярдырмыйча ала. «Картлыктан үлгән» дигән диагноз юк. Еш кына карт, авыру  әти-әниләрне авылдан алып килеп тәрбиялиләр, ә гомерләренең санаулы сәгатьләре калгач яки үлгәч кенә табиб чакырталар. Килсәң, хәтта документлары да булмый, – дип шелтәсен белдерде Әлфия Хәсәнова.
Яшьләр белән дә охшаш хәлләр була. Кеше онкология белән авырый, әмма дәваланудан баш тарта һәм тикшеренми. Димәк, үлсә, һичшиксез, мәетен моргка илтәчәкләр. Якыннарыңа мондый авырлыклар тудыру кирәкме? Сүз уңаеннан, «патологик анатомия бүлеге табиблары шимбә һәм якшәмбе ял итәләр, ләкин көтәргә теләмәүчеләр табиблар чакырта алалар» диделәр сәламәтлек саклау идарәсендә. Әмма бу хезмәт түләүле.  
Үз чиратында, Александр Мещанов тикшерүчеләрнең бары тик җинаять кодексы маддәләренә кагылышлы мәетләр белән эш итүен билгеләп үтте. Шулар арасында урамда яки квартирларда табылганнары, үз-үзенә кул салучылар, биеклектән егылып төшкәннәр... Шунысы да бар: әгәр вафат булган кешенең тәнендә нинди дә булса җәрәхәтләр, күгәргән урыннар булса, аны, һичшиксез, тикшерәчәкләр. 
«Ихсан» мәрхүмнәрне юу үзәге җитәкчесе Рафик Зыятдинов та үз фикерен белдерде.
–  Кешеләр безгә күп сораулар бирә. Әйтик, кеше хастаханәдә берничә атна дәвамында ята, өч операция кичерә, үлә, ә аны барыбер ярдыралар. Югыйсә, диагнозы билгеле бит, медицина картасында барысы да күрсәтелгән. Элек андыйларны ярмыйлар иде, – диде ул.
Чыннан да, мәсьәлә катлаулы. Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов әйтүенчә, бер яктан, чыннан да, өлкәннәр вафат булгач үзләрен яруларын теләми. Әмма канун кушса, аңа каршы килеп булмый. Мөселман булсак та, җәмгыятьтә яшәвебезне онытмаска кирәк. Шунысы да бар: ярдыру вакытында нинди дә булса куркыныч чир табылса, халыкны эпидемиядән саклап булачак. Фарсы галиме, философы, табибы Ибн Сина мәетләрне ярып, эчке органнарыннан кешеләрнең нинди авырудан вафат булганлыгын ачыклаган. Юкса, ничек дәвалау буенча китаплар язар иде ул? Әлеге хезмәтләр күп кенә авырулардан дару табарга ярдәм иткән булып чыга.
Фикер алышу тыныч узды дип булмый. Иң мөһиме: мәсьәләне канун һәм шәригатькә туры килерлек итеп хәл итәсе иде. Кешене моргка илтмичә, гариза язып кына  белешмә алып буламы? Моны белү өчен, Россия Федерациясе Конституциясенә мөрәҗәгать итәргә булдым. «Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында» канунның 67 нче маддәсендә бу хакта аерым пункт бар. «Дини сәбәпләр аркасында ире (хатыны) яки якын туганнары (балалары, ата-аналары, балалыкка алганнар, балалыкка алучылар, бертуганнар, әби-бабайлар) гаризасы буенча, аларның туганнары яки законлы вәкилләре булмаса, шулай ук үзе исән чакта бу хакта язып калдырса, мәет ярдырылмый. Әмма кешенең үз үлеме белән үлүендә шик булса, үлеме сәбәпләре ачыкланмаса, даруны  артык күп кабул итсә яки дару организмга тискәре тәэсир итсә, йогышлы авырудан үлсә һ.б. шундый очракларда мәетне моргка алып баралар. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев