Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Бик матур сөйләүчеләр бар»

Үзәк китапханәдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...» муниципаль бәйгесенең финалы узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланды. Ул Түбән Камада 27 нче тапкыр уздырыла.

Бәйгенең сайлап алу өлешендә 230 кеше катнашырга теләк белдергән булса, финалга 30 ы гына чыккан. Катнашучыларның иң кечкенәсенә – дүрт яшь, иң олысы 70 тән узган. Жюри әгъзалары авазларның дөрес әйтелешенә, сөйләүченең сәхнәдә үз-үзен тотышына, тамашачыларны кызыксындыра алуына игътибар итте. «Бик матур, үзенчәлекле сөйләүче балалар бар. Алар белән ныклап эшләргә кирәк», – дигән фикер белдерде Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Альберт Ибраһимов.  
Тукай шигырьләрен төрле милләт вәкилләре сөйләде. 70 нче балалар бакчасына йөрүче азербайҗан кызы Айтан Мехтиева «Шаян песи» шигырен өйрәнгән. Бәйгегә аны тәрбиячесе Рания Рәфыйкова әзерләгән. Бәя бирүчеләрне татар балаларының Тукай әсәрләрен рус телендә сөйләүләре борчый. 
Нәтиҗәдә, беренче урынга Ләйсән Талипова (88 нче балалар бакчасы), Айзилә Нургалиева (14 нче лицей), Әлфинә Шиһапова (Түбән Уратма авылы мәктәбе), Алия Хәбирова (Каенлы авылы мәктәбе), Гөлназ Шалафаева (Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре) лаек булганнар. Алар 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында узачак шигърият бәйрәмендә чыгыш ясаячак. Икенче һәм өченче урын алучылар, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр шул ук көнне үзәк китапханәдәге чарада катнашачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X