25 сентябрь 2020 яңалыклары
-
25 сентябрь 2020 - 14:39Чаллы трассасында йөк машинасына бара торган килеш ут капканГадәттән тыш хәл төнлә Чаллы трассасындагы Катмыш авылы янындагы юлда була.
-
25 сентябрь 2020 - 14:21Түбән Камада юл һәлакәтендә ана белән бала үлгәнИр-ат, бала белән ана утырган җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелгән.
-
25 сентябрь 2020 - 14:08Балаларга социаль челтәрдә теркәлү өчен әти-әнисенең рөхсәте кирәк булуы ихтималРоссия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев исеменә шул хакта хат җибәргәннәр.
-
25 сентябрь 2020 - 14:06Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган 200 ләп бала мәктәптә дәресләргә кертелмиБу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Дәүләт Советы утырышындагы докладында әйтте.
-
25 сентябрь 2020 - 14:06Милли дөнья26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак
-
25 сентябрь 2020 - 13:48Иртәгә җәмәгатьчелек шагыйрь Әхмәт Рәшитне соңгы юлга озатаМәрхүм белән хушлашу мәрасиме Әхмәт Рәшит яшәгән йорт янында булачак. Адресы: Фатих Әмирхан урамы, 45 нче йорт.
-
25 сентябрь 2020 - 12:36Бәйрәмне зурлап үткәрделәр22 сентябрьдә Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 54 ел тулды. Бу уңайдан калабызда күп кенә тантаналы чаралар узды.
-
25 сентябрь 2020 - 11:52Авылымның соңгы сугыш ветераныМин килеп кергәндә Мөхәммәтша абый сакал-мыегын кырып утыра иде. «Кунак киләсен күңелем сизде, кем икәнен белмәсәм дә, бераз матурланып аласым килде, мин бит әле карт түгел, 94тә генә», – дип шаяртты ул. Тумыштан шаян, җор телле кеше картайгач та шулай булып кала икән.
-
25 сентябрь 2020 - 11:12Балаларга тиешле акчага гариза язарга соңга калмагызРоссия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акчалата түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
-
25 сентябрь 2020 - 09:18Ташламалы бәяләрдә язылыгыз!Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Мәгълүм булганча, 1 сентябрьдән 2021 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Шул уңайдан, язылучыларыбызга сюрприз – 1-11 октябрьдә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.
-
25 сентябрь 2020 - 09:12«Мин, сезнең кебек үк, үз шәһәремне яратам»Түбән Кама шәһәре мэры итеп Айдар Метшин сайланды.