Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ташламалы бәяләрдә язылыгыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Мәгълүм булганча, 1 сентябрьдән 2021 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Шул уңайдан, язылучыларыбызга сюрприз – 1-11 октябрьдә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.

Әлеге акция барышында «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә – 574 cум 50 тиеннән язылырга була. Шуны онытмагыз, язылу бәяләре бары тик шушы ун көн эчендә генә түбән, ә калган вакытта ул 654 сум булачак.
Чагыштырып карагыз һәм, форсаттан файдаланып, язылып калырга ашыгыгыз. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә
бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.
Альтернатив язылу: редакциянең үзеннән килеп (Химиклар урамы, 64 а) алучыларга – 350 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга – 400 сум.
Шунысын да искәртәбез: быел Өлкәннәр көне «Язылу ункөнлеге» акциясе уздырыла торган вакытка туры килә. Өлкәннәрне газетага яздыруда иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләгегез булса, әлеге форсатны ычкындырмагыз: әби-бабайларыгызны, әти-әниләрегезне, өлкән туганнарыгызны, күршеләрегезне «Туган як»ка яздырып, аларны сөендерә алсагыз, өлкәннәр өчен аннан да зуррак бүләк булмаячак һәм алар, ярты ел дәвамында, «Туган як» газетасы килгән саен, сезне рәхмәт сүзләре белән искә алырлар.
Редакциягә килеп язылучыларга кечкенә бүләкләр һәм татарча китаплар да бирәбез.

Лилия Заһретдинова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев