Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда көн саен авыру билгеләре булган 200 ләп бала мәктәптә дәресләргә кертелми

Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Дәүләт Советы утырышындагы докладында әйтте.

 

«Көн саен уртача 200 дән артык бала фильтрларда кире борыла. 1 сентябрьдән бирле температуралы һәм ОРВИ симптомнары булган 3481 бала дәресләргә кертелмәгән. Бу балалар коллективларына инфекция үтеп керүгә киртә куйган», – диде ул.

Марина Патяшина әйтүенчә, белем бирү учреждениеләрендә Роспотребнадзор таләпләре бозылу очраклары ачыкланмаган. Мәктәпләрдә профилактика чаралары үтәлеше катгый контрольдә тотыла.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев