Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Милли дөнья

26 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак

Башка еллардан аермалы буларак, быел диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында үткәреләчәк. Татарстанда яшәүчеләр өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен – «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен – Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак. Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар. Акциядә һәркем катнаша ала. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтта 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак.
24 сентябрьдә шәһәребезнең үзәк мәчетендә татар теле укытучылары белән очрашу узды. Дәресләр инде берничә ел бара. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр белемнәре һәм яшьләре буенча берничә төркемгә бүленә. Ике ел элек дәресләр уздырыр өчен кабинет та әзерләнде. Быел рәссам Эльмира Хаҗиева аның бер диварына авыл урамы сурәте төшергән. Дәресләрне оештыру, җитәкләү эше тәҗрибәле мөгаллимә Әлфия Әхмәтҗановага йөкләнгән. Сорауларыгыз булса, аңа +7 917 269-02-44 номерына шалтыратырга мөмкин.
Кол Гали исемендәге милли китапханә, Шәһәр көне уңаеннан, күчмә китап күргәзмәсе әзерләгән. Паркка килүчеләрны хезмәткәрләр шәһәребез турында язылган китаплар белән таныштырган. Кечкенә укучыларга балалар язучылары турында сөйләгәннәр. Шәһәрдәшләр Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары исемен алган якташларыбыз турында да белде. Төрле елларда бу зур һәм дәрәҗәле бүләккә Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким, Әхсән Фәтхетдинов лаек булган. Сүз уңаеннан, Мәскәү өлкәсеннән килгән кунаклар да китапханәчеләрне зур кызыксыну белән тыңлаганнар. Шулай ук, түбәнкамалылар өчен шәһәр турында викторина да уздырганнар. Китапханә хезмәткәрләре Түбән Каманың туган көненә шулай ук фотосурәтләр һәм видеоукулар флешмобы оештырганнар.

Материалларны Лилия Заһретдинова туплады

фото https://vk.com/nk_biblioteka30 алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X