Туган як

Авылымның соңгы сугыш ветераны

Мин килеп кергәндә Мөхәммәтша абый сакал-мыегын кырып утыра иде. «Кунак киләсен күңелем сизде, кем икәнен белмәсәм дә, бераз матурланып аласым килде, мин бит әле карт түгел, 94тә генә», – дип шаяртты ул. Тумыштан шаян, җор телле кеше картайгач та шулай булып кала икән.

Мөхәммәтша абыйның урыны түрдә, сүзе үтә, киңәшлә-рен тыңлаучы уллары бар. Кечеләре генә якты дөньядан иртәрәк китеп барды. «Газиз балаңны югалту сугыш ачысына караганда да күпкә ачырак икән», – ди авылның аксакалы.
Өлкән кешегә еш бирелә торган сорауны аңа да бирдем:
– Озак яшәүнең сере нидә, кыен булмаса әйт әле, – дим.
– Сер дип... бернинди сере дә юк аның. Беренчедән, Аллаһыдан күпме гомер бирелгән, шуннан артыгын яшәп булмый. Икенчедән, минем уемча, бер-береңне аңлап, юл куеп яши белергә өйрәнергә кирәк. Гаилә-тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Ул шалтырап
кына калсын, төшеп ватылып челпәрәмә килмәсен, ватылган очракта да тиз генә җыеп алырга кирәк. Мәврүрәм генә мине калдырып
китәргә ашыкты», – ди.
Озак авырудан соң гомер иткән хатыны бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын. Мөхәммәтша Дәүләт улы Хәсәншин 17 яшендә фронтка алынып, 7 ел хезмәт иткән. Япониягә кадәр барып җиткән ул. Рядовой, отделение командиры булып, сапер-инженерлык частендә хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән. Татар малайлары кайда да югалмый.
Аз сөйләшеп күп эшли торган кеше ул Мөхәммәтша абый. Күреп торам, ул авыр еллар аның үзәгенә үткән, шуңа күрә артык сораулар би-
реп җәфаламадым. Шулай да азрак әңгәмә корып алдык.
– Ватанны саклау – изге бурыч. Сугыш дигән каһәр яшьләребезне, әти-бабаларыбызны урлады, балаларны ятим итте. Онытасы килә, тик онытылмый, йөрәккә уелган яралар, – дип көрсенеп куйды Мөхәммәтша ага. – Ватан  безгә әниләрдәй якын бер изге бөеклек. Бәхет эзләп читкә китүчеләрне аңлап бетермим. Аларның тәкъдире һәрвакыт кызганыч.
Туган җирдән еракта табылган бәхет беркайчан да куаныч китерә алмый. Читтә йөрүче үзенең туган җирен, ата-баба нигезен югалта. Бу дөньяда юкка яшәмәгәнмен. Кылган гамәлләрем, нәселне дәвам итүче балаларым кала. Авылыма, халкыма хезмәт итә алуым белән горурланам. Ни чәчтем, шуны урам...
Кайсы якка булса да терәтердәй өч улы авылда яши. Әхнәф, кечеләре булганлыктан,төп йортта. Шулай булса да, туган нигезе янәшәсендә йорт төзеп куйды. Рәшит белән Габделхәйнең йортлары күршеләр булып, авыл башында
урнашкан. Дөньяга ир заты итеп яратылганлыктан үз бәхетләрен, хатын, гаилә бәхетен, балалар һәм оныклар бәхетен саклый һәм яклый беләләр. Йөзләрендә ирләргә хас горурлык, нә-селдән килгән мөлаемлык сизелә. Пәһлевандай шундый улларың булганда, 100 яшь тә чик булмас.
Кәүсәрия Шәйдуллина

/ Фотолар шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: