Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Мин, сезнең кебек үк, үз шәһәремне яратам»

Түбән Кама шәһәре мэры итеп Айдар Метшин сайланды.

IV чакырылыш шәһәр Советының беренче сессиясендә катнашкан депутатларның 25е аның өчен тавыш бирде. Совет утырышы Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узды.
Сайланганнан соң, Айдар Метшин ант бирде һәм барлык катнашучыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
– Уртак эшебезнең барлык еллары Түбән Кама үсешенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Казанышларның барысы да – депутатлар корпусы, сәнәгать предприятиеләре белән уртак эшчәнлек нәтиҗәсе. Түбән Кама матуррак һәм яхшырак булсын өчен, мин сезнең белән бергә эшләячәкмен, чөнки мин, сезнең кебек үк, үз шәһәремне бик яратам, – дип белдерде мэр.
Сессиядә шулай ук Түбән Кама мэры урынбасарлары сайланды: төп эшеннән азат ителгән нигездә Түбән Кама мэры урынбасары
итеп – җәмәгатьчелек һәм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Марина Камелина, төп эшеннән азат ителмәгән нигездә – территориаль советлары белән җитәкчелек итүче Тимур Гәрәев. Ике җитәкче дә Түбән Кама бердәм округы буенча «Бердәм Россия» депутатлары булып тора.
Дүртенче чакырылыш Түбән Кама муниципаль район Со-ветының беренче сессиясендә депутатлар муниципаль район башлыгы итеп яңа срокка Айдар Метшинны сайлады. Аның өчен 31 депутат тавыш бирде. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Бикмурзин һәм Руслан Гыйззәтуллин катнашты. Айдар Метшин районда күп кенә уңай үзгәрешләр булуын, аныңпочмагысоциаль-икътисадый үсеше өчен шартлар тудырылуын ассызыклады:
– Минем өчен бу вазыйфада булу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Түбән Кама муниципаль районы иң яхшыларның берсе булсын өчен, алга таба да кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен, – диде ул.
Сайланганнан соң, Айдар Метшин ант бирде. Сессиядә шулай муниципаль район башлыгы урынбасарлары билгеләнде. Төп эшеннән азат ителгән нигездә бу вазыйфаларны Түбән Кама муниципаль районы Советының хокук бүлеге җитәкчесе Александр Умников үтәячәк, төп эшеннән азат ителмәгән нигездә район башлыгы урынбасары итеп Тимур Гәрәев сайланды.
Депутатлар карары буенча хәзер биш даими эшләүче комиссиягә тагын берәү өстәлде. Ул авыл хуҗалыгы, авыл җирлекләре мәсьәләләре белән эшләячәк.
Шушы көннәрдә шулай ук Олы Афанас авылында һәм Кама Аланы бистәсендә башлыклар сайланды. Сайлауларда быел депутатлар
гына катнашты. Сүз уңаеннан, Афанас авыл җирлеге башлыгы вакансиясен алырга бер генә кеше теләк белдергән. Шуңа күрә, шәһәр мэры Айдар Метшин аның кандидатурасын тәкъдим иткәч, беркем дә каршы килми. Дмитрий Филиппов озак еллар торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган, Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты вазыйфаларын да үтәгән. Кама Аланы башлыгы
итеп Ринат Сәләхетдиновны сайлаганнар.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X