Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бәйрәмне зурлап үткәрделәр

22 сентябрьдә Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 54 ел тулды. Бу уңайдан калабызда күп кенә тантаналы чаралар узды.

Онытырга хакыбыз юк


Иртән шәһәр мэры Айдар Метшин, шәһәр җитәкчеләре, Түбән Кама ветераннары, шулай ук шәһәр Советы депутатлары зиратка барып,
беренче төзүчеләр һәм җитәкчеләр каберләренә чәчәкләр салдылар. Кызыл төстәге роза һәм канәфер чәчәкләре Мактаулы гражданнар аллеясындагы Николай Зеленов, Владимир Камелин, Евгений Королев, Фатыйх Котдусов һ.б. каберләрен бизәде.
Алар һәм башка дистәләгән шәхесләр җитәкчелегендә кырда шәһәр төзелә башлады, үсте, гүзәлләнде. Беренче төзүчеләрнең күбесе инде вафат.
Ветераннар 22 сентябрьдә чәчәк салуны алдагы елларда да дәвам итүне сорадылар. Айдар Метшин исә аллеяның алга таба киңәячәге, ә зиратның тәртипкә китереләчәге турында әйтте.


«Бистә» дип түгел, «шәһәр» дип язганнар 

Соңрак Халык иҗаты йортында Түбән Каманың 54 еллыгына багышланган тантана узды. Бәйрәмдә республика һәм муниципалитет җитәкчеләре, беренче төзүчеләр, ветераннар, депутатлар, төрле өлкәләрдә эшләүче хезмәткәрләр катнашты.
1966 елда Түбән Кама бистәсендә 40 меңләп кеше гомер иткән. Шуларның күпчелеге сәнәгать өлкәсендә эшләгән. Шунысы да бар, түбәнкамалылар үзләрен беренче көннән шәһәр ке-шеләре итеп санаганнар, рәсми документларда адресларын күрсәткәндә, «Түбән Кама шәһәре» дип язганнар. 22 сентябрьдә РСФСРның Югары Советы Президиумы Указы белән бистәгә шәһәр статусы бирелә.
Шунысы да бар, быел шулай ук берничә зур вакыйга булды: Түбән Кама районы оешканга 55 ел тулды, ТАССР ның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап үткәрделәр.
– 54 ел эчендә никадәр эш башкарылганын күз алдына да китерү кыен. Шәһәр үсә, киләчәге якты, биредә Россия күләмендәге инвестиция
проектлары тормышка ашырыла, кече һәм урта эшмәкәрлек активлаша, сәнәгать мәйданчыклар эшли, – диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Шәһәр мэры Айдар Метшин исә быел пандемиягә каршы барган көрәшнең авыр сынау булуын искәртеп үтте.
– 2020 ел шәһәребез тарихында катлаулы сынау буларак истә калыр. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә безнең кешеләр, медицина хезмәткәрләре иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр, – диде ул.


Безнекеләрне белегез!


Бәйрәмдә рәхмәт һәм мактау сүзләре медицина хез-мәткәрләренә генә түгел, башка бик күп лаеклы түбәнкамалыларга да юлланды. Күп кенә җитәкчеләргә һәм төрле өлкәләрдә озак еллар буе хезмәт куеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән кешеләргә дәүләт бүләкләре  тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында НТР медиахолдингы хезмәткәрләре дә бар иде. ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты «Туган як» газетасының баш редакторы Фәрит Имамовка, коммерция директоры урынбасары Марк Косицкийга, «Нижнекамская правда» газетасында
күп еллар буе эшләгән дизайнер Елена Морадимовага, сату буенча белгеч Наталья Захаровага тапшырылды.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X