Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәрәңгене күп алалар

Түбән Камада ярминкәләр башланды.

Бызов базарында сәүдә палаткалары яшелчә белән тулган. Капчыккапчык бәрәңгесе, суганы, кишере дисеңме... Барысы да чиста, матур, эре. Кешеләр килеп карый, нидер сораша, әмма ябырылып сатып алучылар күзәтелми. Сәбәбе дә билгеле – быел яшелчәгә бәяләр арткан.
– Беркайчан мондый кыйммәт бәяләр күргәнем булмады. Эшләүче кеше өчен бәлки бу күп түгелдер, ә менә пенсия акчасы аз булганнарга авыр, – дип сукрана пенсионер Илсөяр Гәрәева.
Радалия һәм Илгиз Хәкимовлар бәрәңге сатып алмакчылар икән. Әмма алар да күргәннәрдән бер дә канәгать түгел.
– Ел саен бәрәңге ярминкәдән генә сатып алабыз. Узган ел бәясе 12 сум булса, быел 16 сумга кадәр күтәргәннәр. Сайлау мөмкинлеге дә юк. Элек машиналар берничә рәт итеп тезеләләр иде, бу юлы сатучылар аз, – ди Илгиз абый.
Бәяләр турында сүзне дәвам итсәк, суган быел – 18-25 сум (узган ел 15 сумнан иде), кызылы һәм агының бәясе 40 сумга кадәр җитә, кишернең бер килосы – 25 сум, чөгендер арзанрак – 18 сум тора, кәбестәнең килосы 15 сумга тарта. Капчыклап та, килолап та саталар, чөнки төрле кешенең мөмкинлекләре төрлечә.
Данил Южаков сәүдәгәр буларак ярминкәдә беренче тапкыр катнаша. Бәрәңгене Сарманнан, суганны сайлап Волгоградтан алып кайткан.
– 12 сентябрьдә сата башлаган идек, сәүдә яхшы бара. Ялларда, эш көннәрендә төшкә кадәр кеше аеруча күп була. Суганны да дүрт тонна саттык, – ди ул.
Шулай да кеше күбрәк бәрәңге ала икән. Тик яшелчә үстерүче фермерлар безнең районда да бар бит. Алар кая соң? Бу хакта без Түбән Кама муниципаль район башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Марат Вафиннан
сораштык.
– Үзебезнең фермерлар – 15-16 кеше 35 нче микрорайондагы «Магнит» сәүдә үзәге янында үзләре җитештергән продукцияне сата. Анда яшелчә, ит, бал, сөт ризыклары – барысы да бар. Бызов урамындагы һәм «Комета» базарында фермерлар да, алыпсатарлар да тора. Аннары ярминкәләргә килеп, күпләп сатып алганга, районда үстерелгән суган, мәсәлән, барысына да җитмәскә мөмкин. Шуңа да читтән дә алып кайталар, – дип аңлатты Марат әфәнде.
Безнең фермерларны күрергә дип сишәмбе көнне Көньяк урамына да бардым. Әмма «Магнит» сәүдә үзәге янындагы мәйданчык буп-буш иде. Шунда йөргән кешеләрдән сорашкач, ярминкәнең якшәмбе көнне узганын әйттеләр. Дөрес, продукцияне алучы кеше әлегә күп түгел, сатып алудан бигрәк сорашалар икән.
Бәяләргә килгәндә, Марат Вафин белдерүенчә, алар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы тарафыннан көйләнә. Министрлык тарафыннан җибәрелгән хактан югарырак кую тыела икән.
Берничә ел буе шәһәрдә Экоагропарк төзелеше турында да сүз бара. Проектын да күрсәттеләр, ел әйләнәсе сәүдә итү өчен шартлар тудырырга вәгъдә иттеләр. Быел гыйнвар аенда фермерлар белән узган очрашуда аның майда ачылачагы әйтелсә дә, көзен ярминкәләр элекке урыннарда эшли башлады. Сүз уңаеннан, сәүдә 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Лилия Заһретдинова

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X