Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балаларга тиешле акчага гариза язарга соңга калмагыз

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акчалата түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга, күпфункция-ле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин. Гаризада, гариза язучы һәм түләү бирелергә тиешле баланың шәхси мәгълүматларыннан тыш, акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар соралмый.
3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларның опекуннары яки попечительләре гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслаучы документлар да кирәк булачак.
Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсенең контакт-үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.
Фото pfrf.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X