29 март 2019 яңалыклары
-
29 март 2019 - 11:49«Бик матур сөйләүчеләр бар»Үзәк китапханәдә «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...» муниципаль бәйгесенең финалы узды. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланды. Ул Түбән Камада 27 нче тапкыр уздырыла.
-
29 март 2019 - 11:47Утны сүндерик!30 мартта «Җир сәгате» дөньякүләм экологик акциясе узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
-
29 март 2019 - 11:46Куркып калмагыз2 һәм 3 апрельдә шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасы тикшереләчәк.
-
29 март 2019 - 11:44Кабул итү3 апрельдә 10.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов белән очраша аласыз.
-
29 март 2019 - 11:40Чистарына башлыйбыз1 апрельдән республикабызда санитар-экологик икеайлык башлана.
-
29 март 2019 - 11:33Ярдәме тиярТүбән Каманың 94 нче балалар бакчасында эшче һөнәрләре буенча BabySkills республикакүләм конкурс узды. Бәйгедә балалар бакчаларында тәрбияләнүче 57 бала катнашты.
-
29 март 2019 - 11:24«Талир тәңкә» чыңнарыХалыклар дуслыгы йортында «Талир тәңкә» фольклор халык ансамбле оешуның 20 еллыгына багышланган кичә булды. Концерт программасының төзелеше, Рәзинә Гайнемөхәммәтованың алып бару осталыгы, хәзерге сәхнә осталарының «шоу» ясавыннан үзгә буларак, үзешчән артистларыбызның бернинди кыланусыз, эчкерсез һәм гади итеп, бөтен күңелләрен биреп чыгыш ясаулары күңелдә җылы тәэсир калдырды.
-
29 март 2019 - 11:18Шәригать буенчамы, канунга нигезләнепме?Туганнарының гаризалары була торып та, вафат булганнарның мәетләрен яру дөресме? Түбән Кама үзәк мәчетендә бу мәсьәләгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда республика мөселманнары диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, җәмәгать оешмалары белән элемтәләр һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрхәд Сафиуллин, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары Әлфия Хәсәнова, тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүче-криминалисты Александр Мещанов һ.б. катнашты.
-
29 март 2019 - 11:16Василий Игнатьев истәлегенәТүбән Кама мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында шәһәрнең беренче төзүчесе, Мактаулы гражданины Василий Игнатьев истәлегенә XV муниципаль шахмат ярышлары узды.
-
29 март 2019 - 11:04Олы шәхесләрне искә алдыкЗур Афанас авылы җирлегендә ветераннар советы легендар җитәкче – 1960 - 1990 елларда «Түбән Кама» совхозы директоры, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры, сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхак Шакир улы Шакировны искә алу кичәсе оештырды. Аңа быел 10 мартта 98 яшь тулган булыр иде.
-
29 март 2019 - 11:01Менә дигән мөмкинлекТүбән Камада 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр машина йөртү осталыгы буенча көч сынаштылар.
-
29 март 2019 - 10:59Кызыклы да, файдалы да«Ковер» яшьләр үзәгендә әйдаманнар, озатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр мәктәбе ачылу тантанасы узды. Тамашачылар «Россия студентлары отрядлары» планетасын «гизеп» кайттылар.