Туган як

23 ноябрь 2018 яңалыклары

  • 23 ноябрь 2018 - 16:07
    Волонтерларны сайлап алу 2019 елның мартына кадәр дәвам итә
    Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшли башлады. Ул “Маяковский” иҗади мөһит бинасында урнашкан.
    725
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 15:05
    Алексей Песошинга Казан вертолет заводында Ми-38Т вертолетының тәүге очышын күрсәттеләр
    Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар.
    621
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 11:46
    Электрны өзәләр
    Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б. ны планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.
    700
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 11:35
    Почталарда да, редакциягә килеп тә...
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу кампаниясе дәвам итә.
    902
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 11:27
    Сугыш тәмамланса да...
    Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, җирле матбугат чаралары журналистлары белән очрашып, шушы көннәрдә Сириядән кайтуы турында сөйләде. Анда ул Россиянең гуманитар ярдәм илтүче делегациясе составында барган. Бу зур хәйрия сәфәрендә шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Ставрополь һәм Төмән өлкәләре мөфтиләре, православие дине вәкилләре, протестантлар, Россия Президенты администрациясе вәкиле һ.б. катнашкан.
    1724
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 11:24
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    «Авылым тарихы» бәйгесе кысаларында, беренче мастер-класс үтте.
    561
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 11:12
    «Элек милициянең дәрәҗәсе зур иде»
    Полиция участок инспекторы эше беренче карашка бик гади кебек: кеше зарланып мөрәҗәгать итсә – гаризасын яздыр, шалтыратып чакырсалар – барып, тикшереп кайт... Әмма аның никадәр авыр яки җиңел икәнлеген шунда эшләүче кеше үзе генә белә. 67 яшьлек шәһәрдәшебез Рәфыйк Вәлиев (фотода) хокук саклау хезмәтенә 25 ел гомерен биргән, шуның 12сен участок инспекторы булып эшләгән.
    1446
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 11:01
    Бер җырның язылу тарихы
    Менә тагын карлар ява... Беренче кар төшкән көнне күңелгә һәрчак һаман бер җыр килә: «Ява карлар, яңа карлар...» Матур җыр... Моңсу җыр... Күңелләрнең әллә кайсы җирләреннән инде онытылып бара торган хатирәләрне актарта торган җыр... Яшьлекне сагыну... Юк, юк, сагыну гына түгел, гомернең үзе бит бу... «Тагын бер ел иңләп узды Язмышым урамнарын...» – дип, салмак кына башланып китә дә, җирдә яшәеш серен гади сүзләр белән аңлата да бирә. Бу – «Кышкы учак» җыры. Мондый җырлар тиз генә онытылмый. Үлемсез җырлар, диләр андыйлар турында. Ул әле шулай «иңләп узган еллар кайтавазы» булып, бик күп еллар яңгырар... Баксаң, җырның сүзләрен якташыбыз, мәшһүр шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев язган икән. Аның язылу тарихы турында кызыксынгач, ул безгә түбәндәге язманы җибәрде.
    1736
    0
    1
  • 23 ноябрь 2018 - 10:56
    Хушлашу сүзе
    «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе тагын югалту кичерде. 17 ноябрь көнне, озак авырудан соң, арабыздан каләмдәшебез Илдус абый Гобәйдуллин китеп барды.
    658
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 10:50
    25 ноябрь – Аналар көне
    Рәхмәт
    637
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 10:45
    «Сәхнәгә чыгуымны түземсезлек белән көтәм»
    «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен караганнан соң, «Алмаз Хөсәенов минем өчен яңача ачылды, аның уенына шаккаттым. Образы кызыклы», – диде танылган тәнкыйтьче Нияз Игъламов Т.Миңнуллин исемендәге татар драма театры артисты Алмаз Хөсәенов турында. Бу – Алмазның беренче зур роле. Ул газетабыз хәбәрчесенә образы, кичерешләре, үзе турында сөйләде.
    1530
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 10:40
    Түбән Кама кызы – иң гүзәле
    Казанда «Татар кызы – 2018» халыкара гүзәллек бәйгесе узды. Җиңүче таҗына һәм «Лада Гранта» автомобиленә якташыбыз, хәзерге вакытта Ижау шәһәрендә яшәүче Диләрә Гыйльметдинова лаек булды. Кыз Ижау медицина академиясенең алтынчы курсында укый. Апрельдә ул җирле «Татар кызы – 2018» конкурсында җиңгән.
    744
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 10:31
    Сорауларыгыз булса
    26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр түбәнкамалылар, шәһәр җитәкчеләре белән очрашып, сорауларын бирә алачак. Кабул итү «Бердәм Россия» партиясенә 17 ел тулу уңаеннан оештырыла.
    925
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 10:20
    Гаилә бюджеты өчен «витамин»нар
    (Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь, 2, 9, 16 ноябрь саннарында). «Халыкка финанс белеме» рубрикасы астындагы язмаларны даими укып барасыз икән, бу сандагы теманың нәрсәгә кагылышлы икәнлеген башыннан ук чамалагансыздыр дип ышанам. Әйе, сүз керем арттыру ысуллары турында барачак.
    639
    0
    0
  • 23 ноябрь 2018 - 10:13
    Син булмагач...
    (Абыем Әсрар Гали рухына багышлыйм)
    650
    0
    0
Реклама