Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сугыш тәмамланса да...

Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, җирле матбугат чаралары журналистлары белән очрашып, шушы көннәрдә Сириядән кайтуы турында сөйләде. Анда ул Россиянең гуманитар ярдәм илтүче делегациясе составында барган. Бу зур хәйрия сәфәрендә шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Ставрополь һәм Төмән өлкәләре мөфтиләре, православие дине вәкилләре, протестантлар, Россия Президенты администрациясе вәкиле һ.б. катнашкан.

Салих хәзрәтнең Сириягә китүен хәтта Түбән Кама матбугат чаралары белмичә калды. Моның сәбәбе дә бар икән. Имам-хатыйб  әйтүенчә, беренче мәртәбә мондый зур делегация быел февраль аенда барган. Бу турыда мәгълүмат Интернетка урнаштырылган. Җирле халык яшәгән кварталларга кереп, ризыкны, көнкүреш кирәк-яракларын үз куллары белән таратканнар. Чираттагы урыннан чыкканда, аларга һөҗүм иткәннәр, нәтиҗәдә, ике кеше үлгән, сигезе яраланган. Шуңа күрә август аенда барган икенче делегация турында беркайда язмаганнар, аны хәтта Дәмәшкъка да кертмичә, Ливанда калдырганнар. Гуманитар ярдәмне җирле оешмалар үзләре тараткан. Бу юлы да сәфәр турында мәгълүмат сер итеп сакланган. Делегацияне Сириягә керткәннәр, әмма алар янында һәрвакыт сакчылар булган. Машинадан чыгу, ялгыз йөрү катгый тыелган.
– Бер яктан караганда, сугыш тәмамланган. Дәмәшкъның күк йөзе чиста, тирә-ягы матур, тыныч, әмма шәһәр кырыенда атышулар бара. Ярдәм, беренче чиратта, әтиләре сугышта үлгән балаларга таратылды. Без килгән көнне билгеле булды: атышуларда сигез ир һәлак булган. Димәк, сигез гаилә улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан. Бу бик аяныч, – диде Салих хәзрәт.
Сәяхәт Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе, митрополит Иларион җитәкчелегендә булган. Балаларга 400 куртка, 300 свитер, гаиләләргә консервланган ит, башка төр ризык таратылган. Болар барысы да чиркәүләр һәм төрле оешмалар тарафыннан тапшырылган яки бүлеп биргән акчага сатып алынган. Салих хәзрәт утлары, сулары, кияргә киемнәре булмаган кешеләргә мондый хәйрия чаралары бик кирәк дип саный. Ул үзе дә шундый акция уздыру турында хыяллана. Әмма башта Түбән Кама мэры Айдар Метшин, администрация җитәкчеләре белән киңәшләшергә исәпли. 
– Бер генә мәктәп балаларын гына булса да уку кирәк-яраклары яки киемнәр белән тәэмин итсәк, нинди зур ярдәм булачак бит. Дөрес, миңа бер кеше «кемгәдер булышабыз, ә үзебезне кайгыртмыйбыз», диде. Әмма аларның хәле безнекенә караганда күпкә начаррак, – дип ассызыклады хәзрәт.
Шунысы да кызыклы: ул 11 ел элек Сириядә укып кайткан. Шуңа күрә Дәмәшкътәге университетка барып, танышларын күрү теләген белдергән.
Чит эшләр министрлыгы рөхсәт биргәч, икенче көнне берничә кеше барып кайтканнар. Билгеле, сакчылар белән. Барганда, берничә пост аша узарга туры килгән. 
Бу шәһәрдә православие динендәгеләр дә күп икән. Мәчетләр янында чиркәүләр дә урнашкан. Төрле дин вәкилләре тату яши, аралаша. Хәзрәт әйтүенчә, бу баруда ул күп кенә кызыклы кешеләр белән танышкан. Делегация утырышында киләчәккә планнар да билгеләнгән. Беренче чиратта, мәчетләрне, чиркәүләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә кирәк. Күп кенә мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Шуңа күрә әлеге сәфәр соңгысы булмас.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X