Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

25 ноябрь – Аналар көне

Рәхмәт

Минем белән гомер
Көзенә кергән өчен!
Гомер буе миңа татлы
Мизгелләр биргән өчен.
Җаның бүлеп, балаларга
Гомерләр биргән өчен.
Тормышның сынауларына
Чыдаган, түзгән өчен.
Син кирәк тормышыбызны,
Өйләрне бизәр өчен.
Сулганда күңел гөлләре,
Килеп су сибәр өчен.
Син кирәк гаилә учагын
Сүндерми яшәр өчен,
Оныклар килеп сыенып,
«Әби», – дип дәшәр өчен.
Син кирәк туган нигезгә
Балалар кайтыр өчен.
Тезләреңә башын куеп,
Рәхмәтен әйтер өчен.
Язлар үтте, җәйләр артта,
Көзләргә кереп килеш...
Язмышны без сайламыйбыз,
Ул Ходай биргән өлеш.
Ниләр көтә безне алда,
Алдагын булмый белеп.
Ходайдан тик шуны телим:
Ялгыз калдырма берүк.
Алтын көзләр озын булсын,
Гомернең алтын чагы.
Оныкларга маяк булып,
Янсын гомер учагы.
Бер карасаң, күп тә кебек,
Үткән гомер – бер мизгел.
Бәхетлеләрнең гомере
Үтүе шулай тиздер.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев