Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Почталарда да, редакциягә килеп тә...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның беренче яртысына «Туган як»ка язылу кампаниясе дәвам итә.

Газетаны йорт адресыгызга китерү өчен язылу бәясе: тулы комплектка – 687 сум, җомга саннарына  570 сум тора. Газетага барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп (адресы: Химиклар просректы, 64а) языла аласыз. Почтага барып язылучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) ташламалы язылу каралган – тулы комплект (сишәмбе һәм җомга саннарына) 611 сум 28 тиен, җомга саннарына  –  519 сум.
Альтернатив язылу бәясе (редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга – 350 сум, үзегезгә якын башка урыннардан – шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасыннан (Кайманов урамы, 9 нчы йорт), «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән –килеп алучыларга 400 сум тәшкил итә. 

Әлмәндәрне дә күрергә мөмкин

Киләсе атнаның 26-28 ноябрендә редакциянең үзенә килеп язылучыларга Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрының Халык иҗаты йортында булачак спектакленә бару мөмкинлеге бар. Һәркайсы 200 сумлык әлеге билетлар – Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» (5 декабрьдә 18.30 сәгатьтә була) спектакленә. Билетлар санаулы гына булганлыктан, алар күрсәтелгән көннәрдә газетага язылучыларга конкурс тәртибендә биреләчәк. Димәк, «Туган як»ка язылу белән беррәттән, Халык иҗаты йорты тамаша залында рәхәтләнеп спектакль карау мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмагыз. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев