Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Авылым тарихы» бәйгесе кысаларында, беренче мастер-класс үтте.

Яшь буын туган нигез һәм нәсел тамырларын белеп үссен иде. Башкарма комитетның җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге шул максаттан конкурс үткәрергә тәкъдим итте. Мәгариф идарәсендә хуплау тапкан проект Түбән Кама архивы һәм төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырыла. 22 авыл мәктәбе катнашырга теләк белдергән. Иҗат эше авыл тарихына, үрнәк гаиләләргә, укытучылар буынына яисә якташлар язмышына багышланырга тиеш һәм ике телдә языла ала. Җибәрелгән эшләргә 20-25 декабрьдә жюри дүрт номинация буенча бәя бирәчәк, йомгаклау туры февральгә билгеләнгән. Бу атна башында Иске Чишмә авылында шәҗәрә остасы Мансур ага Ганиев укучыларга архивлар аша материал туплау серләрен җиткерде. Жюри әгъзасы буларак киңәшләр бирде, ә бәйгене оештыручылар нигезләмә шартларын аңлаттылар. 

«Кама таңнары»ның 50 еллыгына  очрашу кичәләре дәвам итә. «Әдәби кораб» проектының чираттагы чарасы Нурулла Гаптуллин иҗатына багышланды. Каләм остасы шигъри әсәрләре белән генә түгел, сугыш темасына эзләнүләрен яктыртучы публицистик язмалары белән дә танулы. 20 ноябрьдә «Шәфкатьлелек» үзәгендә Тукай китапханәсе хезмәткәрләре китап күргәзмәсе аша аның басма хезмәтләре белән таныштырдылар, шигырьләрен укып үттеләр. Кичәгә күпсанлы каләмдәшләре дә килгән иде, ә татар конгрессы башкала кунагын чакыруны да оештырган. Мәскәү татарлары мохитендә кайнаучы Рөстәм Фаез улы Җамалиев яшьләр өчен «Аулак өй» кичәләре, татар концертлары үтүен сөйләде, күчтәнәч итеп, башкалада чыгып килүче татар газета-журналларын таратты. Әлбәттә, Галина Сабирова башкаруындагы моңлы җырлар кичәнең тагын бер милли бизәге булып торды.        

«Тылсымлы энә» осталык дәресен кул эшләнмәләренә багышлыйлар. «Ак калфак» оешмасы Халыкара Аналар көненә милли бизәнү әйберләре буенча мастер-класс үткәрә. Төп максат: түшлек ясау күнекмәләрен бирү. Фетр тукымага татар орнаменты төшерүнең барлык нечкәлекләренә педагог Гүзәл Нурәхмәтова төшендерәчәк. Кызыксынучыларны 24 ноябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында көтеп калалар. Осталык дәресе 11 сәгатьтә татар конгрессы кабинетында башлана. Әлеге очрашу оныклары белән килгән ханымнарга да, яшь туташлар өчен дә файдалы булмый калмас. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев