Туган як

«Элек милициянең дәрәҗәсе зур иде»

Полиция участок инспекторы эше беренче карашка бик гади кебек: кеше зарланып мөрәҗәгать итсә – гаризасын яздыр, шалтыратып чакырсалар – барып, тикшереп кайт... Әмма аның никадәр авыр яки җиңел икәнлеген шунда эшләүче кеше үзе генә белә. 67 яшьлек шәһәрдәшебез Рәфыйк Вәлиев (фотода) хокук саклау хезмәтенә 25 ел гомерен биргән, шуның 12сен участок инспекторы булып эшләгән.

Полициягә ул көтмәгәндә килергә була. Германиядә армия хезмәте узып кайткан егет башта Свердлау шәһәренең «Уралмаш» заводына эшкә урнаша. Аннары комсомол юлламасы белән Алабугадагы милиция мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлагач, 1975 елда Түбән Камага килеп урнаша.
– Башта Төзүчеләр бистәсендә махсус коммендатурада җинаятьчеләрне эзләү инспекторы булып эшләдем. Шәһәрне төзүчеләр арасында төрмәдән чыгучылар да, шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр дә бар иде. Элек шартлы хөкем ителеп тә, башка шәһәргә китеп, милициягә исәпкә басып, эшкә урнашу мөмкинлеге бар иде. Отпуск бирәләр, эш хакы түлиләр, барлык шартлар тудырылган иде, – дип искә төшерә Рәфыйк абый.
Берничә ел ул вакытлыча тоту изоляторының начальник урынбасары, аннары начальнигы булып эшли. 1988 елдан участок инспекторы итеп билгеләнә. Полиция бүлекчәләренең иң җаваплысы шулдыр. Участок инспекторының вәкаләтләре дә, үзе эшләгән район халкы алдында вазифалары да күп: гражданнарның куркынычсызлыгын саклау, кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен тикшерү, чаралар күрү, административ беркетмәләр төзү, зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләрне ачыклау һ.б. Рәфыйк Вәлиев карамагында – 19 нчы микрорайондагы җиде күпкатлы йорт, башкача әйткәндә 4 мең кеше һәм ике балалар бакчасы. Әмма үзе әйтүенчә, ул вакытта эшләү барыбер җиңелрәк була, чөнки хокук саклаучының абруе зур.
– Мәсәлән, подъездда 20 ләп егет җыела. Бөтенесен тезеп бастырам, тикшерәм, җитди итеп сөйләшәм. Беркем каршы сүз әйтми. Хәзер генә адвокат даулый башлыйлар, – ди ул. 
Бер квартирда җыелып хәмер эчүчеләр дә була-булуын. Болар – беркайда эшләмәүчеләр. Кайбер ирләр иртән «эшкә» дип чыгып китеп, кичен исереп кайта, өйдәге әйберләрне алып чыгып сата. Билгеле, өйдә тавыш куба. Андыйларны суд карары белән Бөгелмәдәге яки Казандагы хезмәт белән дәвалау учреждениесенә җибәрәләр. Төзәлергә тиешле ир казармада яши, эшли. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, мондый җәза бирелми башлый.
Күп очракта хатыннар, ирләреннән куркып, кыйнаганнарына түзсәләр түзәләр, әмма төрмәгә утыртмыйлар. Бу нисбәттән, Рәфыйк Вәлиев бер фаҗигане искә алды. Бер хатынга ире исереп кайткан саен каныга икән. Ул участок инспекторына барып зарланып карый. Ир белән әңгәмә уздырыла. Әмма хатын полициягә гариза язмый. Көннәрдән бер көнне «хәләл җефете» исерек килеш кайтып, акча даулап, аның аркасына пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, ирне 15 елга төрмәгә ябалар, өч бала ятим кала.  
– Төрле хәлләр булды. Тагын берсе гыйбрәт алырлык. Бер хатын каядыр ял итәргә барган, поездда кайтканда, бер ир белән таныша. Буе ике метр чамасы, ыспай гәүдәле егет үзен «Динамо» (Мәскәү) яшьләр командасында уйнаучы хоккейчы дип таныштыра. Болар Түбән Камага кайталар. Хатын көн саен эшкә китә, ир өйдә кала. Аннары  Мәскәүгә китәргә тәкъдим итә. Хатын эшеннән китә. Өенә кайтса, ир юк, квартира буп-буш... Хатын аның турында берни белмәгән булып чыкты, хәтта фамилиясен дә сорамаган. Совет заманы – квартирдан чыксаң, кире бирмиләр бит. Бәхеткә, квартиры калган, шул ук эшенә кире алганнар, – ди Рәфыйк Вәлиев.
Участок инспекторы төрмәдә утырып чыкканнарны да, психик авырулары булганнарны да тикшерә. Аучыларның мылтыкларын саклау шартлары да дөрес булырга тиеш. Корал сейфка салынырга, сейф стенага беркетелергә, сигнализация дә булырга тиеш. Кагыйдәләр үтәлмәсә, корал алына. Рәфыйк абый сөйләвенчә, берсе мылтыгын карават астында саклаган. Ә бу бернинди кысаларга сыймый. 
Үзгәртеп кору чоры башлангач, наркотик кулланучылар арта. Моңа кадәр Рәфыйк Вәлиев эчкечеләр белән генә очраша. Бервакыт бер квартирга килеп керә. Бүлмәдә – берни аңламаучы, үзләрен белештермәүче  алты-җиде адәм. Үзләре көлә. Участок инспекторы «Ашыгыч ярдәм» телефонына шалтыратып, табибларны чакырта. Укол кадап айныталар. 
Рәфыйк Вәлиев II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнә. 2000 елда лаеклы ялга чыккач, Рәфыйк Вәлиев милициянең Бызов бүлегендә белгеч булып эшли, аннары 2016 елга кадәр «Нефтехим» предприятисендә – җәмәгать тәртибен саклау пункты начальнигы вазифасын башкара. Әмма 18 ел узса да, микрорайон халкы элекке участок инспекторын онытмый, күргән саен исәнләшә икән.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото эчке эшләр идарәсе архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: