Туган як

Хушлашу сүзе

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе тагын югалту кичерде. 17 ноябрь көнне, озак авырудан соң, арабыздан каләмдәшебез Илдус абый Гобәйдуллин китеп барды.

Илдус абый 1949 елның 21 маенда Азнакай районы Түбән Стәрле авылында дөньяга килә. Түбән Стәрленең – башлангыч, Югары Стәрленең урта мәктәбен тәмамлый, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1974 елда Түбән Кама шәһәренә күчеп килә, төзүчеләр техникумын тәмамлый. Балта остасы, бетончы, монтажчы, бригадир, мастер, прораб булып эшли. Шәһәребезнең бик күп объектларын төзүдә үзеннән өлеш кертә.
Беренче шигырьләре Югары Стәрле урта мәктәбендә укыганда Азнакай районы «Маяк» газетасында басыла башлый. Беренче «тере» язучылар – Мәхмүт Хәсәнов, Гариф Ахунов белән дә ул Азнакайда «Маяк» газетасы редакциясендә таныша. Түбән Кама шәһәренә килгәч, Рахмай Хисмәтуллин белән күрешеп, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри башлый. Бүгенге көндә алты шигырь китабы авторы булган Илдус абый шигырьләрендә ниндидер мөгез чыгару белән булышмады, беркемне дә  шаккаттырырга тырышмады. Аның өчен иң мөһиме – үзенең шигъри сүзен гади, матур, укучының күңеленә барып җитәрлек итеп язу иде. Әле дә күз алдымда: Илдус абыйның салмак кына әдәби салонга килеп керүе, тавышын күтәрмичә генә исәнләшүе, үзенә генә хас булган мәкам белән шигырьләрен укуы...  Авыр туфрагың җиңел булсын, сагынырбыз әле сине, Илдус абый. 
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: