Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама кызы – иң гүзәле

Казанда «Татар кызы – 2018» халыкара гүзәллек бәйгесе узды. Җиңүче таҗына һәм «Лада Гранта» автомобиленә якташыбыз, хәзерге вакытта Ижау шәһәрендә яшәүче Диләрә Гыйльметдинова лаек булды. Кыз Ижау медицина академиясенең алтынчы курсында укый. Апрельдә ул җирле «Татар кызы – 2018» конкурсында җиңгән.

«Татар кызы – 2018» гүзәллек бәйгесе 2011 елда Россия күләмендә уздырыла башлый. 2015 елда ул халыкара статус ала. Конкурсның максаты – телебезне, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның гүзәл сыйфатларын саклап калу. Беренче мәртәбә ул Чиләбедә үтсә, быел исә катнашучылар Татарстан башкаласының М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына җыелган. Финалда Россиянең 11 төбәгеннән һәм 3 чит илдән (Казахстан, Литва, Австрия) 14 гүзәл зат катнашкан. Кызлар бәйгегә ныклап әзерләнгән, көн саен бию, җыр, сәхнә теле һ.б. буенча репетицияләр узган. Шулай ук Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының танылган артисты Фәнис Җиһанша белән очрашып, үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат алганнар. Кызлар һәр иртәдә «Яңа гасыр» каналында чыгучы «Манзара» тапшыруында кунакта булып, уйлары һәм хисләре белән уртаклашканнар. 
«Мин әти-әниемә, барлык туганнарыма, бәйгене оештыручыларга, укытучыларга – барысына да рәхмәтлемен. Кызлар белән мөнәсәбәтләр бик әйбәт. Көндәшлек бер дә сизелмәде, юкса бик авыр булыр иде», – ди Диләрә Гыйльметдинова. 
Маргарита Лазарева фотосы. ( "Республика Татарстан" газетасы)
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев