Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гаилә бюджеты өчен «витамин»нар

(Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь, 2, 9, 16 ноябрь саннарында). «Халыкка финанс белеме» рубрикасы астындагы язмаларны даими укып барасыз икән, бу сандагы теманың нәрсәгә кагылышлы икәнлеген башыннан ук чамалагансыздыр дип ышанам. Әйе, сүз керем арттыру ысуллары турында барачак.

Керемнәрне һәм чыгымнарны исәпкә алу, финансларны планлаштыру һәм акча агымын контрольдә тоту – болар барысы да мөһим эшләр, әлбәттә. Әмма керемнәрне арттырмыйча гына ерак китеп булмый. Бу бәхәссез! Бу безгә финанс максатларыбызга жиңел ирешергә, үзебезне даими рәвештә үстерергә, гомумән, тормыш рәхәтен күреп һәм тоеп яшәргә ярдәм итәчәк. Америка сәяси эшлеклесе һәм уйлап табучысы Бенджамин Франклин әйткәнчә: «Бәхеткә ирешүнең ике ысулы бар – ул да булса теләкләрне киметү һәм керемнәрне арттыру. Акыллы кеше бу алымнарның икесен дә берьюлы куллана». Кем дә кем, йөз долларлы кәгазь акчада сурәте төшерелгән бу кеше ялгышмагандыр, мөгаен.
Ләкин, бу безгә тормышны төптән үзгәртергә кирәк дип, эштән китәргә өндәү итеп уйлый курмәгез. Мондый гамәлләр керемне арттыру түгел, киресенчә иң элек аның кимүенә, алай гына да түгел, юкка чыгуына китерәчәк. Монда без һәркем аңлардай һәм булдыра алырдай гамәлләр турында сүз алып барабыз. Берникадәр тырышлык куеп, вакытыгызны сарыф иткән очракта, бу чаралар сезнең тормышыгызда акча агымын арттырачак. Һичшиксез! Кечкенә, ләкин даими адымнар, дип атар идем мин моны.
Түбәндә керем арттыру ысулларының кайберләрен тәкъдим итәм:
1) эш урынында югарырак вакансия таләпләрен белеп, аларны өйрәнү, мәсәлән, квалификация күтәрү курслары узу, җитәкчегез белән сөйләшеп, аңа карьера баскычы буенча күтәрелү теләген белдерү;
2) үзегезнең белгечлегегез буенча югарырак хезмәт хакы бирердәй яңа эш урыны табу, анда резюме калдыру, уңышлы әңгәмә узу һәм эш урынын алыштыру;
3) балалар бакчасында балаларыгызны карап тоткан өчен булган түләүләрне һәм торак-коммуналь хуҗалык субсидияләрен рәсмиләштерү;
4) үзегезгә кирәкмәгән әйберләрне Авито, Юла сыман интернет ресурсларында сату;
5) буш вакытта яраткан шөгыльне «акчалаштыру» – кулдан ясалган әйберләр сату, балаларны дәрестән тыш өйдә укыту;
6) дәүләт тарафыннан билгеләнгән барлык салым (мөлкәт, социаль, инвестиция) чигермәләрен рәсмиләштерү;
7) ВКонтакте, Инстаграм, Одноклассники кебек челтәрләрдә шәхси бит ачып, аны акча эшләү өчен файдалану;
8) рефераль сылтамалар буенча товарларны рекламалау;
9) челтәр аша сату бизнесында катнашу;
10) шәхси бакчагызда үскән жиләк-жимешне, яшелчәләрне сату;
11) үзегез кулланмаган (мәсәлән, баладан калган) әйберләрне кешегә акчага биреп тору;
12) күчемсез милекне, машинаны һ.б.ны арендага бирү;
13) сатып алынган товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр буенча интернетта үз фикерегезне калдыру;
14) банклар чыгара торган керем карталарын куллану (керем картасына кертелгән акчага көндәлек рәвештә процент исәпләнә һәм айга бер тапкыр картага акчалата тупланып бара, шулай ук һәрбер сатып алынган әйбер өчен кешбэк кайтарыла);
15) җитәкчегезгэ мөрәҗәгать итеп, хезмәт хакын күтәрүне сорау.
Чынлыкта, бу гамәлләрнең, иң аз дигәндә, яртысын барыбыз да эшли ала. Шунысы яхшы: бүгенге көндә керем арттыру өчен мөмкинлекләр бихисап. Үз-үзеңә ышаныч, гадәткә кергән тормыш рәвешен аңлы рәвештә киңәйтү һәм тырышлык сезне матур тормышка алып киләчәк. Мәгълүм әйтемдәгечә: теләмәгән – мең сәбәп эзләр, теләгән – мең мөмкинлек табар!
Лилия ХӘСӘНОВА, «Вашифинансы.рф» проектының финанс белемнәр буенча консультанты.
(Дәвамы бар).
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев