1 июнь 2018 яңалыклары
-
1 июнь 2018 - 12:15«Намуслы эшлибез, алга таба да шулай булачак»Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе генераль директоры Юрий Геннадиевич Ивановның эш көне иртәнге сәгать җиденче яртыда башлана. Әйдәп баручы белгечләр белән узган көнгә анализ ясау, башкарыласы эшләр, автобусларга ремонт ясау буенча план төзү... Предприятие тормышы белән яши, сулый ул. Шуңа күрә һәр проблеманы үзе аша үткәрә.
-
1 июнь 2018 - 12:03Юллар яңартылаБыел «Шифалы»дан башлап, Красный Ключка кадәр юлны тулысынча төзекләндерү планлаштырыла.
-
1 июнь 2018 - 12:00Икенче яртыеллыкка язылырга соңгы ай калдыХөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә. Шунысын да искәртү урынлы булыр: соңгы бер ай калып бара – язылырга ашыгыгыз!
-
1 июнь 2018 - 11:54Паспорт алдыларНикахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән түбәнкамалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булды.
-
1 июнь 2018 - 11:53Киңәйтергә кирәк, диделәрТүбән Кама муниципаль район Советы депутатларының муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җитәкчелегендәге эш төркеме Кама Аланы поселогындагы эретеп ябыштыру -монтажлау көллияте филиалында булып, уку йортының эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
-
1 июнь 2018 - 11:30Укулар тәмам, яллар башланаМәктәп укучыларының җәйге каникулы җитте. Балаларның көтеп алынган ялын кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы итеп уздыруны оештыру – өлкәннәр бурычы, әлбәттә. Моның өчен районыбызда нәрсәләр башкарыла? Нинди сәламәтлек һәм ял лагерьлары эшләячәк? Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шул мәсьәлә тикшерелде.
-
1 июнь 2018 - 11:15Түбән Кама авылларында ифтарларТатарстанның иң матур мәчетләреннән берсе Шәңгәлче авылындадыр, мөгаен. Ләкин мәчетне мозаикалар һәм кыйммәтле келәмнәр генә бизәми, аның тату һәм зур эшләр башкарырга сәләтле коллективы да бар.
-
1 июнь 2018 - 11:00«Уйланырга, тетрәнергә мәҗбүр итте»Бөек Җиңүгә багышланган чаралар дәвам итә. Халыклар дуслыгы йортында «Сугыш турында шигырьләрне төрле телләрдә сөйлибез» дип аталган конкурс булды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучы балалар катнашты.
-
1 июнь 2018 - 10:45Күркәм гадәткә әверелерБөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан, Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында әдәби фестиваль оештырылды. Бу чара китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, язучылар, студентлар, мәктәп укучылары һәм, гомумән, шәһәребез кешеләре катнашында үтте. Фестивальгә мәртәбәле кунаклар – халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, язучылар Алмаз Хәмзин, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б. чакырылган иде.
-
1 июнь 2018 - 10:05Шигырьләр – гомерлек юлдашГөлфизә апа Зөлкарнаева 7 нче сыйныфны Мактау грамотасы белән тәмамлагач, Чувашстанның Батыр районы Чкалов авылы урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Шул ук вакытта спорт ярышларында актив катнаша. Мәктәптә комсомол секретаре була. Мәктәпне тәмамлагач, ике ел «Авангард» газетасында башта – корректор, соңыннан тәрҗемәче булып эшли.
-
1 июнь 2018 - 10:00Балалар иҗаты – күңел көзгесе25 майда И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда хөрмәтле якташыбыз, халык шагыйре, биш дистә китап авторы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды.
-
1 июнь 2018 - 09:45Элек шулай идеБез күбебез авылда туып үскән авыл балалары. Авылча гади, эш сөючән, юктан да кызык табып, көләргә яратучылар. Ә авылда яшәгәндә андый хәлләр еш булып тора. Һәр авыл тарихында кызык кешеләр шактый һәм аларга бәйле кызыклы вакыйгалар да булып кына тора.
-
1 июнь 2018 - 09:30Иң бәхетле вакытларымМиңа 1953–1955 елларда Одесса хәрби округындагы Котовск шәһәрендә артиллерия частенда хезмәт итәргә туры килде. Гомеремнең ул чорын онытылмаслык хатирәләргә бай, иң бәхетле вакыт дип искә алам.
-
1 июнь 2018 - 09:15Кешелеклелек үрнәге булдыУрта мәктәпне тәмамлаганга 45 ел үтсә дә, беренче укытучым Хәмидә апа Җәләева еш искә төшә. Ул безнең күңелгә пөхтәлек, итагатьлелек үрнәге булып килеп керде.