Туган як

Элек шулай иде

Без күбебез авылда туып үскән авыл балалары. Авылча гади, эш сөючән, юктан да кызык табып, көләргә яратучылар. Ә авылда яшәгәндә андый хәлләр еш булып тора. Һәр авыл тарихында кызык кешеләр шактый һәм аларга бәйле кызыклы вакыйгалар да булып кына тора.

Әйтик, гади бер татар авылы. Анда халыкта «беркатлы» дип йөртелә торган, акылы саерак булса да, кешеләргә бернинди дә зыяны тимәгән кеше (Камил абзый дип әйтик) яши. Абзый көләч йөзле, ачык күңелле иде. Йомыш кушканда эшләде, ярдәменнән ташламады.
Шулай бервакыт Камил абзый күрше авылга кунакка килә. Табын янына ашарга утыргач, шактый каты итеп тавыш чыгара. Хуҗабикә апа моңа матур итеп кенә кисәтү ясый. «И-и, энем алай ярамый бит, бигрәк каты тавышландың!» – дип әйтеп куя. Башка берәү булса, уңайсызланыр иде, ә Камил абыйның моңа исе дә китми. «И апакаем, әле монысы чепуха, син аның Чишмә тавыннан төшкәндәгесен ишетсәң иде, таулар калтырап куйды», – дип көлеп кенә җавап кайтара.
Икенче бер авылда да шундыйрак бер апа яшәде. Кайсы җүнсезе файдалангандыр, ул апаның үзе кебек үк тулыр-тулмас бер малае булып, анысы махсус интернатта укып, җәйге каникулга гына кайта иде. Апа эшкә ялкаурак булса да, башы шәп эшли. Кемнең морҗасыннан төтен чыга, «тып» итеп шуның өенә кереп җитә, һәм, әлбәттә, чәй эчми чыкмый. Борыны шактый ис сизә, мичкә тыккан камыр ашы пешеп чыгуга – теге апа әбизәтелни кунак инде бу өйдә. Әй, тәмле дә телле иде инде бу апакаем. Битен юа белмәсә дә, авызында гел матур сүзләр генә булды. Әле бу апаны, барыбер авыл урамын йөз кат әйләнә, ичмасам, файдасы булыр дип, авылда «исполнитель» итеп куялар. Белмәгән кешегә аңлатып үтү кирәктер, безнеңчә итеп әйтсәк – йомышчы. Ул вакытта авылда телефон бары берничә генә. Колхоз рәисе үзенә кирәкле колхозчыларны шул йомышчы аркылы гына чакырта. Тик нихәтле генә орышса да, йомышчы апаны чәй эчү гадәтеннән ташлата алмый. «Бар, йөгереп кенә фәлән агай-апаны колхоз идарәсенә алып кил», – дип җибәрсә дә, тегесе күздән югалганчы йөгергән булып кылана. Ә кирәкле хуҗалыкка барып кергәч, чәй эчмичә, бер кат авыл яңалыкларын сөйләмичә кергән өеннән кузгалмый. Апаның бу гадәтен белгән авылдашлары, ул ишектән күренүгә, башта ник керүен сорашалар, аннары гына өстәл янына чакыралар иде.
Хәзер алда телгә алган кешеләр күптән юк инде. Авыллар да культурныйланды, кешеләре дә кырысланды. Дус-иш, таныш-белеш, туган-тумачаны ашка чакырасы булса да, хәзер я СМС-хәбәр аркылы, я телефоннан гына чакыралар.
Әле тагын авылның бар яңалыгын җиткерүче көтү куу һәм каршылау, көтүдән кайтмаган бәрәннәрне эзләү дә юк. Җәфалады инде без үскәндә ул ахмак сарык бәрәннәре – көн саен бишәр-алтышары кайтмый иде бит. Аларны эзләп йөреп аяксыз каласың. Бер файдасы бар барын: бар авылдашларны күрәсең, яңалыклар җыеп кайтасың. 
Хәзер авыл урамнары буш, елга буйларын – агач, урамнарны чирәм баскан. Шулай булмыйни, чөнки авылда хәзер мал асрардай яшьләр юк. Булганнары да абзар тутырып сарык асрамый, сыер тотып, сыер савып тилмерми – шәһәрчә яши.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: