Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар иҗаты – күңел көзгесе

25 майда И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда хөрмәтле якташыбыз, халык шагыйре, биш дистә китап авторы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев премиясенә яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды.

Зәвыклы чигелешләре белән күзне камаштырган милли киемнәр кигән укучыларның курайда моң сузулары, татар халкының татлы ризыгы – чәк-чәк белән сыйлаулары ук милләтебезнең бер күркәм бәйрәмен хәтерләтте. Әйе, бу гади бәйрәм түгел, сәләтле балалар күңелендә туган һәрбер иҗат чаткысын ялкын итеп үрләтү максаты белән оештырылган, егерме еллык тарихы булган чара. Шуңа да бәйгедә җиңеп чыккан балаларның киләчәге зур, аеруча әдәбият, журналистика өлкәсенә юл тотучылар өчен әзер юллама булып тора. Ә балалар иҗаты ул – күңел көзгесе. Туган җирнең гүзәллегенә сокланып, горурланып язган хикәя, әкиятләре, шигырьләре – нәни бер хәзинә-энҗе бөртеге. Елдан-ел темаларының төрләнүенә күңел сөенә. Шигырь юллары язарга әти-әниләренең туган авыллары, аның бай табигате, мәгърур нарат урманнары, иксез-чиксез инеш-күлләре илһамландыра. Туган телебезнең бөеклегенә мәдхия җырлаулары, тарихи хатирәләргә бирелүләре дә – гаҗәеп матур күренеш.
Мәктәп укучылары үзләре үк зур осталык белән алып барган әлеге тантанада, җиңүгә ирешкән укучылар берәм-берәм сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны иҗатлары белән таныштырдылар, ә сыйныфташлары, «Илһам» һәм «Элегия» вокал ансабле җырчылары җыр сузды, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры артистлары Разил Вәлиевнең спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Алия Хәмәдиева белән Ралиф Сәләхиев башкарган «Кәләпүшем-калфагым» җыры, «Тамчылар» бию коллективының «Сабантуй бизәкләре», Шәңгәлче авылының «Нәүрүз» бию төркеме башкарган «Нәүрүз нурлары» бию күренеше дә иҗат бәйрәменең милли бер бизәге булды, ямь өстенә ямь өстәде. Тамаша барышында экраннан яктыртылган фоторәсемнәр 20 еллык тарихы булган бәйгенең истәлекле мизгелләрен искәртеп, күңелебезне баетты.
Мөхтәрәм кунаклар исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев чыгыш ясап, Разил Исмәгыйль улына рәхмәтен белдерде, аның тормыш иптәше Алия ханымга чәчәк бәйләме бүләк итте. 
Күпкырлы талант иясе, шигърият бәйрәме хуҗасы Разил Вәлиев, елдагыча, бүләкләрне мулдан алып килгән иде. Үзенә сүз бирелгәч: «Бәйгедә катнашкан һәрбер бала язучы, шагыйрь булыр дип уйламыйм, әмма әдәбияткә гашыйк булулары, аларның рухи дөньясы баюы киләчәктә дә аларны күпкырлы шәхес итеп тәрбияләү юлында бик зур адым дип саныйм», –  диде. 
Сәхнә түренә бер-бер артлы төрле номинацияләрдә җиңү яулаган каләм тибрәтүчеләр, шулай ук икенче турда катнашкан укучылар күтәрелде. Барысы да Разил абыйлары кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар. Төрле номинацияләрдә җиңгән 24 нче лицей-интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Егоров, 29 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Нуруллин, Кама Аланы  мәктәбенең 8  нче сыйныф укучысы Аяз Гәрәев, 14 нче лицейның 4 нче сыйныф укучысы Тимур Бәхтиев, 6 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Айзилә Нәбиуллина, 33 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Инсаф Зәкиуллин, 27 нче мәктәпнең 10 нчы  сыйныф укучысы Диләрә Гыймранова, 15 нче мәктәпнең  6 нчы сыйныф укучысы Рушан Нәбиев,  8 нче мәктәпнең  5 нче сыйныф укучысы Эльмира Рәхмәтуллина, Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар гимназиясенең  5 нче сыйныф укучысы Диләрә Фәсхетдинова, Шәңгәлче авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Эльмира Фәйзуллина, 11 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Альберт Шәмсетдинов, 29 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Айнур Нуруллин; 10 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Александр Нестеров Дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек дип табылдылар. 
Ә инде иҗади бәйгедә катнашып, III урынга чыккан Зур Афанас урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Алия Әхмәтова, II урынны алган 35 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучысы Ильяс Гыйниятуллин һәм, ниһаять, 1 урынны яулаган, бәйрәм кичәсен зур осталык белән алып барган 7 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Камилә Шакирҗанова Диплом һәм премиягә ия булдылар. Кичәдә шулай ук шәһәребездә иҗат итүче «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең берничә җаваплы әгъзасына, конкурста катнашкан балаларның кочак-кочак эшләрен тиешенчә бәяләүләре өчен, шулай ук бәйгене оештыруда ярдәме тигән укытучыларга да Разил Вәлиев Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Нурзия МИРХАЗОВА.
Автор фотосы. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев