Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Уйланырга, тетрәнергә мәҗбүр итте»

Бөек Җиңүгә багышланган чаралар дәвам итә. Халыклар дуслыгы йортында «Сугыш турында шигырьләрне төрле телләрдә сөйлибез» дип аталган конкурс булды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучы балалар катнашты.

Бөек Ватан сугышы темасы әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды, дистәләрчә еллар элек язылган шигырьләр бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмаган. Безнең матур тормышыбыз өчен һәлак булган каһарманнарны онытырга беркемнең дә хакы юк, аларның батырлыгы алдында баш иябез. 
Бәйгедә катнашучылар өчен иң беренче шарт – сугыш темасына иҗат ителгән шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләү. Өч төркемдә 120 гә якын укучы бала татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләде, сәләтен күрсәтте. Беренче төркемдәге башлангыч сыйныф укучылары бик актив булды, конкурска катнашырга иң күп теләк белдерүчеләр дә – шушы яшьтәгеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: жюри әгъзалары «Надежда» тернәкләндерү үзәгендә укучыларның ятлаган шигырьләрен зур осталык белән сөйләвенә аерым игътибар итте. Әйе, сүз – тирән мәгънәгә ия булган зур көч ул. Һәр сүзне йөрәктән үткәреп, чын күңелдән җиткерә алсаң, ул тыңлаучыга тәэсир итеп кенә калмыйча, дулкынланырга, уйланырга, хәтта тетрәнергә мәҗбүр итә. «Надежда» укучылары менә шулай сөйләделәр дә...
Башлангыч сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр булып Рәшит Галиев, Ралиф Сәләхиев, Ясминә Хәмидова, Василиса Заказчикова, Мехринисо Уракова; 5-8 нче сыйныфларда Данила Сыщиков, Ариана Арсланбекова, Ләйсән Исламова, Иван Мельников һәм Ләйсән Юнысова; югары сыйныф укучылары арасында Малина Насыйбуллина, Регина Вәлиәхмәтова, Климентий Зазаров, Ратмир Гайнуллин, Наилә Миңлеәхмәтова, Даша Дорофеева һәм Даниил Михалаш танылды. Укучыларга, аларны конкурска әзерләгән укытучыларына зур рәхмәт белдерелде. 
Бу муниципаль чараны оештыруны Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче Яшьләр ассамблеясе тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне тормышка ашыру зур көч, сабырлык, оештыру сәләте таләп итә. Мондый конкурслар, милли бәйрәмнәр, кызыклы шәхесләр белән очрашулар Халыклар дуслыгы йортында һәрдаим үткәрелә.
Кадрия ГАБДУЛЛИНА, жюри әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев