Туган як

Күркәм гадәткә әверелер

Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан, Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында әдәби фестиваль оештырылды. Бу чара китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, язучылар, студентлар, мәктәп укучылары һәм, гомумән, шәһәребез кешеләре катнашында үтте. Фестивальгә мәртәбәле кунаклар – халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, язучылар Алмаз Хәмзин, Айгөл Әхмәтгалиева һ.б. чакырылган иде.

Райондагы төрле китапханәләр көче белән әзерләнгән тематик китап күргәзмәләре килгән кунакларны үзенә җәлеп итте. Аларны кызыксынып караучылар, сораулар бирүчеләр яннарыннан өзелмәде. Паркның төрле өлешләрендә викториналар, әдәби бәйгеләр һәм мастер-класслар уздыру өчен мәйданчыклар да билгеләнгән иде. Ә иң мөһиме: әлеге китап бәйрәмендә теләгән һәр кешегә язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу мөмкинлеге тудырылды. Җирле шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. 
Бәйрәмнең төп тантаналы өлеше Габдулла Тукай һәйкәле янында узды. Биредә котлау сүзләре белән бергә, җыр-моң тыңлау, бию-тамашалар карау мөмкинлеге дә булды. Шул ук вакытта иң актив китап укучыларны һәм әдәби чараларда актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы да узды. 
Кәгазьгә басылган китапны уку, ничектер, икенче планга күчкән хәзерге заманда бигрәк тә яшьләр арасында китапны пропагандалау, шул юл белән аларда иҗади фикерләү формалаштыру, рухи яктан баету, милли гореф-гадәтләрне яңарту, йолаларыбыз белән таныштыру – бүгенге көндә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Әлеге шәһәркүләм чараның төп максатлары – әнә шулар. Фестивальдә катнашкан түбәнкамалыларның олысы да, кечесе дә бәйрәмнән зур канәгатьләнү хисе алып таралышты.
Җитәкчеләрнең Шәһәр Советы бинасында узган дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район  башлыгы Айдар Метшин, әлеге фестивальне оештыручы шәһәр мәдәният идарәсенә һәм китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтте. Мондый чара күркәм гадәткә әверелер һәм киләчәктә дә дәвам итәр дигән ышаныч белдерде. 
Фәрит Фәйзетдинов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: