Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Укулар тәмам, яллар башлана

Мәктәп укучыларының җәйге каникулы җитте. Балаларның көтеп алынган ялын кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы итеп уздыруны оештыру – өлкәннәр бурычы, әлбәттә. Моның өчен районыбызда нәрсәләр башкарыла? Нинди сәламәтлек һәм ял лагерьлары эшләячәк? Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шул мәсьәлә тикшерелде.

Районда барлыгы 36 мәктәп яны лагере (шәһәрдә – 23, авылларда – 13), палаткалы 4 лагерь (берсе «Патриот» республика үзәгенеке, ул Кама Аланы поселогында) һәм һәр елдагыча «Зәңгәр күл», «Заря», «Кама», «Чайка», «Юность», «Олимпиец» лагерьлары эшләячәк.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты карарында балаларның җәйге ялын оештыру программасын гамәлгә ашыру юллары расланган. Ял итү өчен субсидиягә мохтаҗ балалар категорияләре дә төгәл күрсәтелгән. Болар – ташламаларга ия балалар; ата-аналарның берсенең генә тәрбиясендә калган балалар; ятимнәр; күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр; үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алырлык инвалид балалар; бюджетта эшләүчеләр балалары. 
Быел 10 мең 100 баланың җәйге ялын оештыру өчен республикадан биреләчәк субсидиянең күләме 58 миллион 347 мең 400 сум тәшкил итә. Балаларның нинди төрдәге ялны сайлауларына карап, моңа ата-аналарның юллама өчен түләүләре дә кушыла. Ә ул бәяләр категориягә карап (ташламаларга ия, бюджеттагылар яки коммерцияле) билгеләнә.
Стационар лагерьлар 6 мең ярымнан артык баланы кабул итәргә әзер. Әлеге ял урыннарында балаларга барлык уңай шартлар тудырылган, сезон башланганчы, тиешле ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылган, барлык коммуникация системалары җентекләп тикшерелгән. Балаларның ял итү сезоны үз вакытында башлансын һәм ял вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык чаралар үтәлгән. Лагерьлар Түбән Кама муниципаль районында балаларның ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары катнашында кабул ителәчәк. 
Нәкъ узган елдагыча, быел да районда (Кама Аланы поселогында)  хәрби-гамәли һәм спорт-техник юнәлештәге палаткалы лагерь эшләячәк. Анда 400 ләп малай (7 көнлек түләүсез 4 смена) сәламәт яшәү рәвеше, патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә әзерлек чараларын ял белән бергә алып барачак.
Быел барлыгы 200 бала ял итәрлек палаткалы лагерьларның өчесен – мәгариф идарәсе һәм берсен яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештыра.
Көндезге лагерьлар аерым үзенчәлекле роль уйный. Алар 1 июньнән эшли башлыйлар һәм каникул буена барлыгы 4 мең баланы кабул итәрләр дип планлаштырыла.
Мәктәп яны лагерьларында өлкән һәм кече яшьтәге балаларның җәйге ялларын файдалы уздыру өчен мәгариф учреждениеләре җентекле планнар төзегәннәр. Җәйге ялларның төп максаты – балалар һәм үсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү, балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуларына юл куймау. Тормышта кыен хәлдә калган балаларга аерым игътибар кирәк. Түбән Камадан шундый 181 балага Татарстан Республикасының сәламәтләндерү лагерьларында һәм санаторийларында (лагерьларга – 86, санаторийларга 95 юллама) ял итү мөмкинлеге тудырылачак.
Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә бүгенге көндә 222 бала исәптә тора. Аларның һәрберсенә җәмәгать тәрбиячеләре, физкультура укытучылары, тренерлар билгеләнгән һәм балалар белән генә түгел, аларның ата-аналары белән дә профилактик эш алып барыла. Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче балаларны «Заря» лагеренда өч сменада ял иттерү планлаштырыла.
Социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җәйге каникул дәвамында йөз процент ял иттерү бурычы тора. «Веста» гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге социаль хезмәтләргә мохтаҗ балаларга ял чаралары оештыра (аларга җәй буена 1000 нән артык бала җәлеп ителер дип көтелә). «Балкыш» балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге авыр аралашучы балалар һәм патронаж күзәтчелегендәге гаиләләр белән эш оештыра (алар өчен экскурсияләр, бәйрәмнәр һәм сәламәтләндерү чаралары уздырылачак). Шулай ук, шәһәрдә калган балаларның ялын оештыру максатында, мәктәпләрдә һәм ишегалды клубларында җәйге ял мәйданчыклары эшләячәк. Балалар анда түгәрәкләргә җәлеп ителәчәк, спорт һәм мәдәният чараларында катнашачак, ишегалларын матурлауга булышачак.
Балаларны җәен эш белән тәэмин итү шулай ук бу чорда әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Соңгы елларда укудан тыш вакытларда эшләү теләге булган балалар саны арта. Монда, әлбәттә, мәсьәләнең матди ягы беренче урында тора. Андыйлар, нигездә, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдән чыккан студентлар. Хәзерге вакытта шундый хезмәт урыннары эзләү өчен предприятиеләргә хатлар җибәрелгән. 2018 елның җәендә 3 меңгә якын кешене яшьләрнең төзелеш-хезмәт отрядлары штабы аша эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Әлбәттә, балаларның һәм үсмерләрнең ялын лаеклы уздыру өчен бу чаралар әлегә планда гына каралган. Чебешләрне көзен саныйлар, дигәндәй, аларның ничек гамәлгә ашырылганлыгы җәй ахырында күренер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев