Туган як

«Намуслы эшлибез, алга таба да шулай булачак»

Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе генераль директоры Юрий Геннадиевич Ивановның эш көне иртәнге сәгать җиденче яртыда башлана. Әйдәп баручы белгечләр белән узган көнгә анализ ясау, башкарыласы эшләр, автобусларга ремонт ясау буенча план төзү... Предприятие тормышы белән яши, сулый ул. Шуңа күрә һәр проблеманы үзе аша үткәрә.

– Юрий Геннадиевич, Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе генераль директоры вазифаларын 2005 елдан башкарасыз. 13 ел эчендә нинди үзгәрешләр булды?
– Мин монда эшкә килгәндә, әле «ЛиАЗ-677» автобуслары йөри иде. Аннары озак кына «Karosa»ларны файдаландык. Бик яхшы автобуслар иде алар. Әмма куллану вакыты тәмамлангач, гамәлдән чыгарылды. 2000 елларда автобуслар шәһәр буенча гына түгел, бер өлеше «Нефтехим» предприятиесе һәм шин заводы вахталарына чыгарылды, тагын бер өлеше бакча маршрутлары буенча йөрде. Бүгенге көндә безнең автобуслар шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары буенча бакчаларга йөри, «Түбән Кама шин» җәмгыятенә эшчеләр илтә – барлыгы 45 маршрут.
– Хәзерге вакытта паркта ничә автобус бар? Саны җитәрлекме?
– Барлыгы 190 автобус. Шуларның 147 се күп кеше сыйдырышлы, 25 е «ПАЗ», 11 е «ГАЗель». Саны җитәрлек, әмма алар искерә. Паркны яңарту кирәк. 2003 елда сатып алынган 30 автобус 2011 елда алыштырылырга тиеш иде. Салоннарны ремонтлыйбыз, кирәк булса, двигательләрен алыштырабыз, диагностика ясыйбыз, техник тикшерү үткәрәбез. Хәзерге вакытта автопарк 150 процентка тузган дияргә була. 
– Яңаракларын сатып алу мөмкинлеге бармы?
– 2013 елда без газда йөри торган ярым түбән идәнле 70 автобус сатып алдык. Һәр автобус 5 миллион 700 мең сум тора. Россия һәм республика бюджеты өлешчә ярдәм иттеләр. Лизинг буенча түләү ай саен 4 миллион 800 мең сум тәшкил итә. Быел бурычны каплаячакбыз. Тик автобуслар сатып алу керемне арттырмады, киресенчә, хезмәткәрләрнең һәм йөртүчеләрнең хезмәт хакларын киметтек. Салымнар буенча бурычлар җыелды. Элек республикада барлык район үзәкләрендә үз автотранспорт предприятиеләре бар иде. Күбесе бөлгенлеккә төшеп, ябылды. Бүгенге көндә бары алтысы гына калды. Без дә, тырышып-тырмашып, базаны саклап кала алдык.
– Предприятиедә ничә хезмәткәр эшли? 
– 2003 елда биредә 980 кеше эшли иде, хәзерге вакытта – нибары 550. Сәбәпләре бар, билгеле. Инженер-техник хезмәткәрләр саны җитәрлек. Алар барысы да 10-20 ел буе хезмәт куя, эшләрен яхшы белә, җаваплылар. Автобус йөртүчеләр арасында да шулай ук озак еллар хезмәт куючылар күп. Ә менә яшьләр җитми. 20 автобус йөртүчене эшкә бүген үк кабул итәр идем. 
– Шәһәр елдан-ел үсә бара, шуңа карамастан, маршрутлар саны артмый.
– Дөрес, шәһәр үсә, маршрутлар саны да артырга тиеш. Әмма булган 14 маршруттан 9 ын гына калдырырга туры килде. Хәзер бер урыннан икенчесенә барып җитәр өчен шәһәр буйлап әйләнергә кирәк. Автобуслар 10-15 минут саен йөрергә тиеш. Әгәр ватылса, димәк, икенчесен көтәргә кирәк. Ә бу 20-25 минут вакытны ала. Юлларда бөке булса – кешеләргә 30 минуттан артык көтәргә туры килә. Автобуслар яңа микрорайоннарга да йөри: 59 нчы маршрут – Ф.Табиев, 34 нчесе Гайнуллин урамнарына кадәр. 25 нче маршруттан күп кеше зарланды. Хәзер аңа күп сыйдырышлы автобус бирдек. Шулай да 55 нче маршрут кына керемле эшли дияргә була. Беренчедән, алар – «ПАЗ»иклар һәм газда йөриләр. Икенчедән, алар һәрвакыт диярлек кеше белән тулы була. 
– Ә калган маршрутлар?
– Шәһәр маршрутлары бөтенләй керем китерми. Хәзерге вакытта билет бәясе – 22 сум. Ә санасаң, ул якынча 50 сум булырга тиеш. Пассажирларның 50 проценттан артыгы ташлама белән 15 сум түли. Яшьләр һәм урта буын кешеләре, нигездә, машинада йөри. Өч ел дәвамында билет бәясен арттыруны сорыйбыз. Предприятиене тулысынча тикшерделәр. Узган елның зыян күләме – 52 миллион сум, шуның 31 миллионын республика каплады. Калганнары – коммерция маршрутлары исәбеннән. Аннары ташламага ия гражданнарны йөрткән өчен тариф күләмен арттырмыйча, түләргә сәләтле булган халык өчен тарифларны арттыру проблеманы хәл итә алмый, чөнки бу пассажир саны кимүгә китерәчәк. 
– Бу проблеманы хәл итү юллары бармы?
– Бүгенге көндә Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы тарафыннан контрактның башлангыч бәясен билгеләү тәртибе расланган. Әлеге документ 2018 елның 1 июленнән үз көченә керә һәм җәмәгать транспортын алга таба үстерү өчен ныклы нигез булачак, транспорт эшенең нигезләнгән хакын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, бәясе ноль булган контрактлар белән конкурслар уздыруга юл куймаячак. Без санап чыгарга исәп-хисапларны тапшырдык. Алар икътисад министрлыгы тарафыннан тикшереләчәк. Яңа контрактка акча салынган булырга тиеш. Хәзер нәтиҗәләрне көтәбез.
– Әгәр дәүләт тарафыннан акча бирелсә, беренче чиратта нишләр идегез?
– Беренче чиратта, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттырыр идем. Алар моңа лаек. Аннары газда йөри торган экологик яктан чиста автобуслар сатып алырга була. «ПАЗ»ларны куллануны үзем дә хупламыйм, тик әлегә башка юл юк. Ә әлегә барыбызга да сабырлык телим. Үзебезгә дә, пассажирларга да. Намуслы итеп эшлибез, алга таба да шулай булачак. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: