Туган як

Иң бәхетле вакытларым

Миңа 1953–1955 елларда Одесса хәрби округындагы Котовск шәһәрендә артиллерия частенда хезмәт итәргә туры килде. Гомеремнең ул чорын онытылмаслык хатирәләргә бай, иң бәхетле вакыт дип искә алам.

1953 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, башлангыч мәктәп укытучысы дипломын кулга тоттырып, Кәче авылына укытырга җибәрделәр. Ике ай тулыр-тулмас укыткач, октябрьнең 25 ләрендә хәрби комиссариаттан армиягә чакыру кәгазе килде дә, икенче көнне Арча комиссариатына юл тоттым. Башта повестканы туган авылым Урта Пошалымга җибәргән булганнар, аннан эшләгән урыныма җибәргәннәр, шуңа күрә ул кәгазь юлда озак йөргән. 
Армиягә бернинди әзерлексез һәм озату кичәсе үткәрмичә генә китәргә туры килде. Анысы өчен борчылмадым. Ә менә хәрби комиссариаттан кире борып кайтармаслармы икән дип бик курыктым. Чөнки гәүдәм чандыр һәм буем да бары 1 метр 47 сантиметр гына иде. Балачагым сугыш елларында ачлы-туклы үтте, сугыштан соң да тормыш бик авыр булды. Дәүләткә ит-май, йон-йомырка һәм һәртөрле түләүләр дәвам иткәнлектән, үзебез итне, йомырканы һәм башкаларны күрмәдек. Балачак һәм яшьлек елларындагы авыр тормыш физик үсешкә комачаулагандыр, күрәсең.
Безнең чорда Совет Армиясендә хезмәт итү изге бурыч һәм дан исәпләнә иде. Ә ниндидер сәбәпләр белән армиядә хезмәт итмәгәннәргә кимсетеп карадылар. Ике абыем да армиядә хезмәт итте. Өлкәне 1942 елда сугышта хәбәрсез югалды, икенчесе яхшы гына хезмәт итеп кайтты. Мин дә хезмәт итәргә тиеш дип, медицина комиссиясе узганда, аяк очына гына басып торып, буемны 1 метр 53 сантиметрга җиткереп, хезмәт итәргә киттем. Бу минем өчен зур сөенеч булды.
Казаннан хәрби хезмәткә алып баручы поездда минем шатланганымны иптәшләрем дә сизде. Ул вакыттагы кичерешләремне 90 еллардагы яшьләргә сөйләсәң, «Бу егет бераз ычкынгандыр», – диярләр иде. Чөнки ул чорда, иң беренче чиратта, югары урындагылар үз балаларын армиядә хезмәт итәргә җибәрмәделәр. Аларга карап, гади халык үзенең газизен билгесез җиргә һәртөрле кимсетүләр күрергә җибәрергә теләмәде, төрле юллар белән хезмәт итүдән алып калырга тырышты. Ә яшьләр, хезмәт итмәс өчен, хәтта кечкенә генә җинаять эшләп, «срок» алып утырудан да тартынмадылар.
Буем метр ярым гына булса да, баштагы кыенлыклар – һәр иртәдә 5 километрга йөгерү, аркадагы 16 килограммлы йөк белән 20 километрга походка бару, бер таң эчендә җирне метр ярым тирәнлектә казып, 152 миллиметрлы гаубица пушканың «дошман» күзе сизмәслек итеп өстен каплау һ.б. куркытмады. 
Мин – авыл малае, сугыш чоры баласы, барысын күргән, чыныккан, авырлыкларга түзгән, чын йөрәктән Совет Армиясендә хезмәт итәргә хыялланган комсомол идем. Дүрт ел буе һәр шимбәдә 20 километр ераклыктагы Пошалым белән Арча арасын узу, дүшәмбедә сәгать 8 гә дәресләргә җитешү өчен җәяүләп йөрүләр армиядә хезмәт иткәндә ярап куйды.
Кыска вакытта сержантлар хәзерләү курсын тәмамлап, орудие командиры булып хезмәт иттем. Син – укытучы кеше, кул астындагыларыңны өйрәтерсең дип, русчалары такы-токы таҗикларны, төрекмәннәрне, үзбәкләрне, әрмәннәрне һәм грузиннарны минем расчетка куйдылар (артиллериядә орудие расчеты дип йөртелә). Алар бик тырышып Уставны, коралларны, үзләре башкарырга тиешле вазыйфаларны өйрәнделәр һәм төгәл башкардылар. Барыбыз да бик дус яшәдек, бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм иттек, безнең расчет барлык яктан иң алдынгылардан саналды, Мактау тактасыннан төшмәдек.
Мин хезмәтемне тутырып, запастагы офицер булып (үзлегемнән укып, офицерлар курсын уңышлы тәмамладым) кайткач та, орудие расчетындагы солдатларым белән элемтәдә тордым.
Армиядә хезмәт иткән чагымны иң файдалы физик һәм рухи чыныгу алган яшьлек чорым дип исәплим. Хәзерге вакытта Ватаныбызны саклаучы егетләребезнең һәм кызларыбызның исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телим. 
Суфиян МИНҺАҖЕВ, 
мәгариф ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: