Туган як

Кешелеклелек үрнәге булды

Урта мәктәпне тәмамлаганга 45 ел үтсә дә, беренче укытучым Хәмидә апа Җәләева еш искә төшә. Ул безнең күңелгә пөхтәлек, итагатьлелек үрнәге булып килеп керде.

Укытучыбыз иң әйбәте, иң матуры, гомумән, иң-иңе иде. Хәзер генә ул балалар беренче сыйныфка хәреф танып керәләр. Ә безнең балачакта бер дә алай түгел иде. Колхозда эшләгән, үзенең мал-туары, йорт-җире булган әти-әниләрнең балаларына хәреф өйрәтеп утырырга вакытлары да булмагандыр. Авылыбыз зур булса да, безнең буын балалар бакчасы дигән нәрсәне күрмәде.
Шулай итеп, без – 22 бала беренче сыйныфка укырга урамнан диярлек кердек. Җырдагыча: «Ләкин миннән бик күп алда килеп, хуш киләсең, сеңлем, әйдә», – дигәндәй, Хәмидә апабыз көтеп тора иде. Ул безнең укуны гына кайгыртмады, әдәпкә-әхлакка, дус булырга, өс-башыбызны чиста йөртергә дә өйрәтте.
Сыйныф бүлмәбез мәктәпнең төп бинасында түгел, ә ишек алдындагы элекке мәчеттән сүтеп салган, зур гына өйалдылы аерым корылмада иде. Безнең сыйныфта бер авыру малай булып, ул еш кына дәрескә соңга кала. Укытучы апабыз вакыт-вакыт ишекне ачып карый, чөнки теге баланың өйалдында утырып ял итә, кайчак йоклап та китә торган гадәте бар иде. Чире тотып, аңын югалткан чаклары да булгалады. Ә Хәмидә апабыз салкын кыш көннәрендә аны күтәреп алып керә һәм мич буена утыртып, бит-кулларын, хәтта, итекләрен салдырып, аякларын да уа торган иде. Без кешелеклелек, миһербанлык сыйфатлары турында ишетеп кенә түгел, Хәмидә ападан үз күзебез белән күреп үстек. Дүрт ел укытып, апаның бер тапкыр да тавыш күтәреп дәшкәнен хәтерләмим. Ачуланганда да җай гына, үтемле итеп сөйли белә иде ул.
Башкортстанда туып-үскән, моңлы тавышлы, безнең авылга укытырга килгән Хәмидә апа кайнанасына уңган килен, иренә яхшы хатын, дүрт баласына үрнәк әни, авылыбызда хөрмәтле укытучы булды.
Каты авырудан соң җир куенына кергәндә, аңа нибары – 42, ә төпчек баласына 11 яшь иде. Хәмидә апаны без әле дә бик еш искә алабыз, юксынабыз. Ул безнең күңелләрдә якты нур булып яши.
Фәнүзә САБИРОВА,
Кызыл Чапчак авылы кызы. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: