Туган як

7 март 2018 яңалыклары

  • 7 март 2018 - 11:09
    Бәйрәм белән!
    Кадерле хатын-кызлар! Халыкара хатын-кызлар көне - Яз, Мәхәббәт һәм Матурлык бәйрәме уңаеннан, чын күңелдән һәм кайнар котлауларымны кабул итегез! Сезнең һәркайсыгыз - шәһәребезнең һәм районыбызның горурлыгы, Түбән Каманың бизәге һәм өмете. Бүген безнең территориядә бара торган уңай үзгәрешләр сезнең катнашыгыздан башка булмас иде. Сез янәшәбездә булганда, без - ир-атлар -...
    601
    0
    0
  • 7 март 2018 - 10:57
    Ярый әле сез бар дөньяда
    Язлар җитсә, гөрли гөрләвекләр, Бар табигать җырлап уяна... Күңелләрдән кышны куар өчен Ярый әле сез бар дөньяда. Шатлык килгән чакта сез янәшә, Юатасыз күңел тулганда. Дөньям матур, хыялларым якты, Гүзәл затлар янда булганда. Сезнең кулда безнең язмышыбыз, Сезнең кулда безнең киләчәк. Сезне котлап бүген ай елмаер, Сезне котлап кояш көләчәк....
    651
    0
    0
  • 7 март 2018 - 10:41
    Түбән Камага бүләк ясадылар
    «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең чираттагы концерты узды. Бу юлы кунакка Татарстан башкаласыннан «Җырлыйк әле» тапшыруы коллективы килде. Традиция буенча, кунакларны «Ләззәт» ансамбле җырчылары каршы алды. Кайберәүләр танышлары белән аралашты, икенчеләр биеп алдылар. Сәхнә артында исә репетиция тәмамланды, артистлар тамашачылар алдына чыгарга әзер. «Җырлыйк әле» тапшыруының авторы Нәҗип Бәдретдиновны күргәч, аның...
    636
    0
    0
  • 7 март 2018 - 10:36
    Икеләтә җиңү яуладылар
    Шәһәрдәшләребез «Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатынкыз карашы» республика конкурсының ике номинациясендә җиңү яуладылар. «Хатын-кыз җитәкче» исеменә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина лаек булды, «Нефтехим» предприятиесе инженер-технологы Марина Берёзкина «Язмышым - һөнәрем» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашындагы бүләкләү тантанасы Казанда С.Сәйдәшев исемендәге...
    597
    0
    0
  • 7 март 2018 - 10:26
    Яңалыклар
    Акча кирәк булса Түбән Каманың коммерциясез оешмалары РФ Президенты грантлары конкурсында катнаша алачак. Гаризалар 26 мартка кадәр кабул ителә. Юнәлешләр арасында - гаиләләргә, әниләргә, әтиләргә, балаларга ярдәм итү, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һ.б. Гаризаны президентскиегранты.рф рәсми сайтында калдырырга мөмкин. Өлгерәчәксез Түбән Кама күпфункцяле үзәк яңа график буенча эшли башлады....
    0
    0
    0
  • 7 март 2018 - 10:21
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    Кул эшләнмәләре күргәзмәсендә татар калфаклары да бар иде. Язның беренче көнендә шәһәр музеенда декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүчеләр өчен семинар үткәрелде. Катнашучылар осталардан мастер-класс алдылар, тәҗрибә белән уртаклаштылар, күргәзмәдә һөнәри алымнарын күрсәтергә тырыштылар. Фантазияң бай булса, күн чималы, диңгез кабырчыклары, иске төймәләр, хәтта йомыркадан калган катыргы каплардан да күз явын алырлык...
    0
    0
    0
  • 7 март 2018 - 10:07
    Экология җаваплылыгы өчен
    «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте «Россиядә табигатьне саклау эшчәнлеге лидеры-2017» XIII Бөтенроссия конкурсында «Экология җаваплылыгы өчен» номинациясендә җиңүче булды. Әлеге дәрәҗәле бәйге ел саен «Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады», «Кеше сәламәтлеге һәм экология» халыкара форумнары инициативасы белән үткәрелә. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенә тапшырылган бүләк Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелешендә...
    568
    0
    0
  • 7 март 2018 - 09:47
    Бәйрәмне кем ничек үткәрә?
    8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен ир-егетләр дә көтеп ала. Ник дигәндә, һәр гаиләдә бу көнне үзенчә бәйрәм итәләр. Кемдер ашарга пешерә, кемдер җыештыра, кемдер гаиләсен ресторанга алып бара... Гаиләдәге традицияләр турында без шәһәребезнең ир затларыннан сораштык. Альфред НИГЪМӘТҖАНОВ, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы буенча җитәкче урынбасары:...
    706
    0
    0
  • 7 март 2018 - 09:37
    Матур һәм сәламәт булыйм дисәң
    Сәламәтлек һәм дөрес туклану бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, әлбәттә. Ашамлыклар арасында аеруча файдалы булганнары да бар. Кызыл балык Күп кенә белгечләр әйтүенчә, балыкның майлы сортлары һәр хатын-кыз рационына керергә тиеш. Сөмбаш (семга) балыгындагы Омега-З майлы кислотасы йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә, нерв системасына уңай йогынты ясый һәм тән тиресе, чәч торышын яхшырта....
    2336
    0
    0
  • 7 март 2018 - 08:41
    Китапханәдә әдәби чара узды
    Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә Фәрит Имамовның «Эт тырнагы» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу көнне бирегә китапханәчеләр, аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, медицина көллияте студентлары һәм китап сөюче шәһәрдәшләребез килгән иде. Кичәгә сценарийны Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язган һәм үзе...
    830
    0
    0
  • 7 март 2018 - 08:34
    Тәнне генә түгел, җанны да дәвалый
    Гадилә Зиннәтулла кызы Җиһангәрәева тормышында һәм эшендә бер кагыйдә буенча яши: «Үз җылылыгың, белемең, мәхәббәтең белән дәвалау». Шуңа да якыннары, хезмәттәшләре арасында зур ихтирамга ия ул. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган Гадилә ханым хезмәт юлын 1963 елда Яңа Куйбышевта башлый. Өч елдан ул гаиләсе белән Түбән Камага күченә һәм бүгенге...
    665
    0
    0
  • 7 март 2018 - 08:32
    Хезмәтенә күрә хөрмәте
    Җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп узучы өч юбилярга бүләк тапшырды. Алар арасында массакүләм мәгълүмат чараларында чирек гасыр хезмәт куйган, озак еллар НТР медиахолдингы баш редакторы булып эшләгән Наталья Реджеп-Алиева да бар. Юбилярга мөрәҗәгать итеп, Айдар Рәис улы: «Булган вакыйгаларның асылын дөрес итеп...
    605
    0
    0
  • 7 март 2018 - 08:25
    Орхидея үстерәбез
    Ул - күп кенә хуҗабикәләрнең яраткан гөле. Әлеге нәзакәтле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк. Ул дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз үзләштерә һәм озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшә. Аларны кисәргә ярамый. Безнең илдә киң таралган төре...
    773
    0
    0
  • 7 март 2018 - 08:19
    Нечкәлекләрен белү кирәк
    Чәкчәк, бавырсак пешерүчеләргә һәрвакыт кызыгып карый идем. Монда осталык та, тырышлык та, сабырлык та сорала. Бавырсак әзерләү серләрен Ландыш Хөснетдинова (фотода) да белә. Көтеп алынган кызы дөньяга килгәч, ул декрет ялына чыга. Әмма күп кенә хуҗабикәләр кебек кул кушырып утырырга яратмый. - Кечкенәдән үк, бабайның апасы бавырсак пешергән вакытта мин...
    718
    0
    0
  • 7 март 2018 - 08:09
    Аның исеме лаек
    «Туган як» газетасының бер санында «Богатырев исемен кушыйк» дигән язмага күзем төшкән иде. Шәһәрнең Халык иҗаты йортына яңа исем уйлап табу буенча конкурс игьлан ителгән икән. «Керәшен» этнографик мәдәни-агарту оешмасы Халык иҗаты йорты Анатолий Богатырев исемен йөртергә тиеш дип саный. Минем А.Богатыревка бер каршылыгым да юк. Ләкин тагын да лаеграк...
    627
    0
    0
Реклама